Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Районда яшәүчеләр игътибарына

Интернет аша яисә кесә телефонына шал­ты­ратып алдакчылык итү­челәр турында кисәтүләргә, мәгъ­­­лүмат чараларында мәгъ­­лүмат бирелеп то­ру­­­га, профилактика ча­ра­­­лары үткәрелүгә кара­мас­тан агым­дагы елда без­­нең районда әлеге өл­­кә­дә җинаять эшләү оч­рак­лары булып тора. Бил­гесез кешеләр үз­ләрен банк яки кәрәзле элемтә хез­мәт­кәрләре итеп күр­сә­теп, тиз ышанучан ке­ше­ләрнең банк кар­та­сын­дагы акчаларын урлый­лар.

Телефоныгызга чыл­ты­ра­тып, үзләрен банк, элемтә компаниясе хез­мәткәрләре дип таныш­тыручылар бе­лән сөй­лә­шүне шунда ук өзәр­гә, беркемгә дә акча кар­талары номерларын әйт­мәскә кирәк.

Район территориясендә җә­мәгать иминлеге бе­лән бәйле вәзгыятьне кие­рен­келәндерү, массакүләм тәртипсезлекләр китереп чыгару максатында законга каршы гамәлләр кылырга омтылучылар, шулай ук террорлык актлары әзер­ләүчеләр, гадәттән тыш хәлләр, стихияле бә­ла-ка­за очраклары турында ки­чекмәстән Эчке эш­ләр ми­­нистр­лыгының Саба бү­легенә 2-33-42, 2-32-02 (факс), 02, 112 телефон но­мер­ларын җыеп хәбәр итәргә, яки 16.мвд.рф. сай­тына кереп, интернет-мө­рә­җәгать язарга ки­рәк. Эч­ке эшләр бүлеге хез­мәт­кәр­­ләренең гамәл­ләренә ши­­каять белдерү өчен ми­нистрлыкның “Ышаныч” те­ле­фонына (2-912-002), де­жур бүлеге телефоны аша бү­лек җитәкчесенә, район про­куратурасына (2-32-80) шалтырата аласыз.

Людмила Юзеева,

Саба эчке эшләр бүлеге штаб начальнигы.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев