Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Россия авыл хуҗалыгы үзәге ничек итеп Татарстан фермерларына продукциядә ГМО булу-булмауны ачыкларга ярдәм итә

Үсемлекчелек бөтен дөньяда инде 30 елдан артык гена инженериясе бүләкләренә: корткычларга һәм салкынга чыдам үсемлекләргә, яңа культураларның тиз үсүенә һәм мул уңыш бирүенә сөенә. Әмма авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучыларның күпчелеген кеше һәм хайваннар өчен генетик яктан модификацияләнгән организмнарның куркынычсызлык мәсьәләсе борчый.

Үсемлекчелек бөтен дөньяда инде 30 елдан артык гена инженериясе бүләкләренә: корткычларга һәм салкынга чыдам үсемлекләргә, яңа культураларның тиз үсүенә һәм мул уңыш бирүенә сөенә. Әмма авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучыларның күпчелеген кеше һәм хайваннар өчен генетик яктан модификацияләнгән организмнарның куркынычсызлык мәсьәләсе борчый. Үсемлекләргә кирәкле сыйфатлар өстәү өчен аларның геномына башка организмнан ДНК фрагментын кертү юлы белән барлыкка килгән ГМО-үсемлекләр бүген тормышыбызның бер өлешенә әверелеп бара. ГМО-үсемлекләр рөхсәт ителгән илләрнең фермерлары, биотехнология предприятиеләре белән берлектә, трансген авыл хуҗалыгы культураларын барлыкка китерәләр, аларның орлыгын куллануны һәм таратуны контрольдә тоталар.

Күп кенә галимнәр, экологлар һәм аграрийлар ГМО-үсемлекләр булдыруга һәм үстерүгә каршы чыгалар. Алар фикеренчә, ГМО-үсемлекләрнең кеше һәм хайваннарга йогынтысы җитәрлек өйрәнелмәгән һәм мондый продукцияне ашамлыкта куллану киләчәктә зыян китерергә мөмкин. Әйтик, АКШта һәм Евросоюзда, ГМО-соя үстерү рөхсәт ителгәннән соң (аның ДНКсына чыдамлык гены урнаштырылган), ашлыкта рөхсәт ителгән гербицидлар концентрациясенең иң чик күләме 130 тапкыр арткан булуы ачыклана! Шуны әйтергә кирәк, мәсәлән, соя өстәлмәсе белән казылык сатып алганда, кеше удар дозада химикатлар ала, дигән сүз бу. Дөньяда азык-төлек продуктларында үзгәртелгән генотиплы авыл хуҗалыгы культураларын куллану башланганнан бирле кулланучылар һәм бәйсез экспертлар аларның куркынычсыз булуына тикшерүләр үткәрү турында тулы мәгълүмат алганнары юк әле [1] һәм шуңа күрә дөньяның күп кенә илләрендә ГМО-продукцияне кертү һәм куллану тыела.

undefinedРоссиядә «Орлыкчылык турында» 1997 елның 17 декабрендәге №149-ФЗ номерлы Федераль закон (03.07.2016 ред.) гамәлдә, аның нигезендә авыл хуҗалыгы культураларын генетик модификацияләнгән орлык материалын кулланып үстерү тыела, шул ук вакытта, 2020 елның 16 апрелендә Россия Федерациясе территориясенә генетик модификацияләнгән сояны һәм терлек азыкларын ирекле кертүне рөхсәт итә торган карар кабул ителде. Элегрәк Россия Федерациясе территориясенә ГМО кулланып эшләнгән продукцияне кертү, ул дәүләт теркәве процедурасын узган очракта гына, рөхсәт ителә иде.

Бүгенге көндә безнең илдә чит илләрдән орлык сатып алу күләме 40-80% тәшкил итә, ә кайбер очракларда, мәсәлән, шикәр чөгендере – ил ихтыяҗының 98%ын тәшкил итә.

Генетик модификацияләнгән культураларны үстерү яисә үстермәү мәсьәләсен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе, барлык экологик, социаль һәм икътисадый хәтәрлекләрне бәяләп, үзе хәл итәргә тиеш, ә орлыкларга һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә аларда ГМОның булу-булмавына тикшерү уздыруда “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы һәрвакыт ярдәм итәчәк.

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы ПЦР-лабораториясе 2015 елдан башлап авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә хезмәт күрсәтә. Орлыклар һәм терлек азыкларын тикшерүләр исемлегенә ГМОның барлык теркәлгән линияләрен ачыклау кертелгән.

Уздырыла торган тикшеренүләрнең дөреслеген һәм ышанычлылыгын раслап, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре даими рәвештә үз квалификацияләрен күтәрәләр, аларның орлыклар сыйфатын тикшереп тору буенча халыкара ассоциация - ISTA сертификатлары бар, Россия кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) учреждениеләрендә лабораторияара чагыштырма сынауларда (ВКК СККЛИ) катнашалар.

Агымдагы елда “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы лабораториясендә орлык материалында һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрендә ГМО булу-булмауны ачыклауга барлыгы 608 үсемлекчелек продукциясенә тикшерү үткәрелде, шул исәптән дәүләт биреме буенча – 300 үрнәккә. Беренче чиратта, дөнья практикасында генетик модификацияләүгә башка культураларга караганда ешрак дучар ителә торган культуралар: кукуруз, рапс, соя, шикәр чөгендере тикшерелә. Үткәрелгән ПЦР-тикшеренүләр нәтиҗәләре рапсның өч үрнәгендә GT73- модификацияләнгән генаның булуын күрсәтте.

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы лабораториясендә ГМОны ачыклау эше киләсе елда дәвам итәчәк.

Кулланылган әдәбият исемлеге: https://biosafety.ru/itogi-moratorija-na-vyrashhivanie-gmo-v-rossii/.

Марина Быкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев