Тәмәке тартучылар организмында яман шеш күзәнәкләре таралмасын өчен нинди җиләк-җимеш ашарга?
Тәмәке тартучылар организмында яман шеш күзәнәкләре таралудан саклый торган җиләк-җимешәр барлыгы ачыкланган: караҗиләк, алма һәм брокколи. Әлеге нәтиҗәне Австралиянең Эдит Коуэн университетының галимнәре хәбәр иткән, дип белдерә Nature журналы
Әлеге үсемлекләр никотинга бәйлелектән җәфа чигүчеләрне шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан да сакларга мөмкин.
Экспериментта 56 яшьтән 60 яшькә кадәр 55 меңнән артык кеше катнашкан. Анализ вакытында галимнәр әлеге көрәштә барлык җиләк-җимешләрнең дә файдасы булуын ачыклаган. Шулай ук тикшеренүдә мондый продуктлар кешеләрне алкогольгә бәйлелектән саклый ала, диелә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев