Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Газетабыз укучылары арасында лотерея уены оештырыла: шәп призлар уйнатылачак

Хөрмәтле укучыларыбыз! 2013 елның икенче яртысы өчен "Саба таңнары" газетасына язылу ахырына якынлашып килә. Кампаниянең үзенчәлек ягы шул: "Хат ташучылар" бәйгесе һәм лотерея уены. Бәйгенең "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинациясендә җиңүчене 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә. Бәлки районыбыздан да шушы бүләккә лаеклы яисә призер булучылар табылыр. Ә...

Хөрмәтле укучыларыбыз! 2013 елның икенче яртысы өчен "Саба таңнары" газетасына язылу ахырына якынлашып килә. Кампаниянең үзенчәлек ягы шул: "Хат ташучылар" бәйгесе һәм лотерея уены. Бәйгенең "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинациясендә җиңүчене 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә. Бәлки районыбыздан да шушы бүләккә лаеклы яисә призер булучылар табылыр. Ә лотерея уены - газетага язылу бәясенә (285 сум, газетабызның узган санында 275 сум дип язганбыз, монысы безнең ялгыш, ә почта өстәмә рәвештә 10 сум алмый, хөрмәтле укучыларыбыз) кыйммәтле приз отарга теләүчеләр өчен.

Быел төп спонсорыбыз яңа ачылган "Хайтек" кибете. Шәхси эшмәкәр Булат Хисамовның бу сәүдә ноктасы электроника товарлары буенча махсуслашкан. Димәк, лотерея өчен призларны да үзегез чамалагыз, хөрмәтле укучыларыбыз.

Шуңа күрә бүгеннән почта бүлекчәләренә ашыгыгыз, хат ташучыларны күреп, "Саба таңнары"на язылыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүләкләр сезне көтә. Лотереяда катнашу өчен квитанцияләрне (хат белән дә, кеше артыннан да җибәрергә дә була) 10 июльгә кадәр көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев