Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

"Саба таңнары" газетасы редакциясе Әниләр көне уңаеннан каенана белән килен турында язмаларга бәйге игълан итә.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Ноябрь аенда иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе Халыкара әниләр көне якынлаша.Шул уңайдан без кайнана белән килен дип аталган бәйге игълан итәбез.

  Хатларыгызны үрнәк алырлык каенана  һәм  киленнәргә  багышлап, башкаларга гыйбрәт булырлык миссаллар белән  дә , катлаулы язмышлар,күңелле вакыйгалар  турында да яза аласыз.Иң мөхиме,уйланырлык булсын.

  Каенана- килен турындагы эчтәлекле хатлар һәм кимендә өч-дүрт  фото көтәбез.

   Уңышлы дип табылган язмалар газета битләрендә дөнья күрәчәк.Барлык  язмаларны газетабызның сайтында урнаштырачакбыз.Арадан иң эчтәлекле һәм уңышлы дип табылган өч язмага истәлекле  бүләкләр  тапшырачакбыз.

Нәтиҗәләрне 30 ноябрьдә игълан итәчәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев