Иң тутыккан хөкемдар – намус
Дәүләтебез нинди генә чаралар күрсә дә, әледән-әле ришвәт алуда тоткарланучылар булып тора. Массакүләм мәгълүмат чараларына ышансак, быел Татарстанда коррупциягә бәйле меңнән артык эш каралган. Масскакүләм мәгълүмат чаралары әлеге мәсьәләгә кагылган яңалыкларны, вакыйгаларны даими яктыртып, гыйбрәт алырга өнди.
Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлардан алып ришвәт темасына даими чаралар: сыйныф сәгатьләре, очрашулар, конкурслар, бердәм дәресләр үткәрелә. Ришвәтчелек – ул чир кебек. Дәвасы да бар шикелле, әмма дәвалап бетереп булмый. Тормыш мисаллары ришвәтчелекнең янәшәдә икәнлеген күрсәтә. Югары уку йортына кабул итү Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча булырга тиеш булса да, бик түбән балл җыючыларның алдагы урыннарда торуын күргәч, каршылыклы фикер туа. Шифаханә юлында йөргәндә табибларның кешеләргә төрлечә мөнәсәбәтен күрү күңелне төшерә. Безнең җәмгыятьтә ришвәт бирергә һәр икенче кеше әзер икән. Димәк, бу хәлне үзебез тудырабыз, каршы торырга теләгебез дә түбән дәрәҗәдә.
Дин дә ришвәт бирүне һәм алуны катгый рәвештә тыя. Чөнки бер-береңнең малын гаделсезлек белән тартып алып ашау, белә торып кешенең малын өлешчә генә булса да махсус тартып алыр өчен ришвәт бирү, алу гына түгел, табышка ирешү максаты белән үзеңнең дәрәҗә-вазифаңны кирәгеннән артык арттыру да тыелган гамәл бит. Җәмгыятьтә бу начарлыкны бетерү һәр кешенең үзеннән тора. Мин ришвәтчелеккә “Юк!” диям.
Әдилә Шәфыйкова
Саба урта мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев