Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кылган гамәл булсын яхшыдан

Кылган гамәл булсын яхшыдан

Аллаһ Раббыбыз Коръәндә ир белән хатынга өлфәт мәхәббәт, күркәм мөгамәлә белән яшәргә куша. Ә тормышта ничегрәк соң?

Җир йөзендә 30 меңнән артык чәчәк бар икән, аларның исемнәре бөтен бер җөмләләрне алыштыра ала, ди. Димәк, ир белән хатын үзара чәчәк исемнәре генә әйтеп тә сөйләшә ала икән, әмма тормышта алай килеп чыкмый. Үзебез дә үзара сөйләшә башласак, тел нишләптер бакча тирәсендә түгел, абзар тирәсендә йөри: «Сарык», «сыер», «хайван», -дигән кебек. Яңарак өйләнгән бер ир мактана икән: «Минем хатын фәрештә», -дип. Аңа каршы озак яшәгәне: «Минеке дә кеше түгел», -дип җавап кайтарган. Өйләнешкәч тә, әлеге мәзәктәге кебек, матур, назлы сүзләр бәлки әйтелер, әмма тормыш узган саен үзара сөйләшкәндә андый сүзләрнең кулланмавы кызганыч. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Иң элек үзең күркәм сүзләр сөйлә, өй җәмәгатеңә күркәм мөгамәләдә бул, башкалар янында да күркәм сүзләр сөйлә», - дип әйтеп калдырган.

          Җәлил хәзрәт   вәгазьләреннән.

Фото: https://cdn.pixabay.com | jpeter2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев