Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кылган гамәл булсын яхшыдан

«Мөселман мөселман булмас шуңа кадәр, үзенә теләгәнне башкаларга теләгәнгә кадәр»

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәллаһу галәйһи вәссәлам

Күк йөзендә бер фәрештә, җир өстенә карап, гаҗәпләнеп очып йөри икән.

-Нәрсәгә гаҗәпләндең?-дигән.

-Кешеләрне күреп гаҗәпләнәм.

-Нәрсәләренә гаҗәпләнәсең?

-Алар гомерләренең беренче яртысында, сәламәтлекләрен югалта-югалта, байлык туплыйлар.Икенче яртысында шул байлык хисабына сәламәтлек тапмакчы булалар. Барып чыкмый. Алар бер-берсе белән кайвакыт җир өчен доманлашалар,сугышалар.Беркөн аларга ике квадрат җир җитә. Аллаһ аларга шундый матур балачак бүләк иткән, алар аны зур кеше булу турында хыялланып үткәрәләр. Алар теләп, зур чыгымнар түгеп өйләнәләр, яши башлагач, бер-берсенә матур сүзләр әйтергә мөмкинлек тапмыйлар. Якыннарын югалткач кына аны мактый башлыйлар.Әз генә җылы сүз, әз генә дә игътибар исән вакытта кирәк бит, бигрәк тә әти-әни өчен дигәне.

 Узган гомереңдә мәгънәсез эшләрең булган икән, офтанма, үзеңне битәрләмә, башкаларны да гаепләмә, үзгәр. Кешегә яши башларга әле соң түгел. Узган гомер юлың, тупланган тәҗрибәң өчен Аллаһ акыл белән зиннәтләгән икән, фикерлә, дөрес нәтиҗә яса. Начар сыйфатларыңны яхшыга алыштыр.

 Бәхетле буласың киләме?  Кемнең бәхетле буласы килми. Алайса, бәхетле бул. Бәхетле булу бик җиңел. Бары тик:

1.Кеше бәхетен күпсенмә.

2.Барына да канәгать бул.

3.Күңелең хыялланганны түгел, Аллаһ биргәнне ярат.

 Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләреннән.

Фото: https://cdn.pixabay.com | jpeter2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев