Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

8 сентябрьдә булачак сайлауларга чакыручы өчпочмак интернетны шартлатты

Социаль челтәрләрдән, интернет массакүләм мәгълүмат чараларыннан, телеграммнан файдаланучылар тиз арада популярлашкан 8 сентябрьдә Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга чакырып җырлаучы өчпочмак ролигын әйләндерә.

Әлеге ролик тиз арада республика һәм федераль тасмаларның яңалык тасмаларына да эләкте. Интернеттан файдаланучылар әлеге роликны уңай бәяләп “сайлау алды рекламасы шедевры” дип атады. «Иң яхшы сайлау алды кампаниясе өчен бүләк Татарстанга китә», – дип шәрехләде депутатларны сайлауга чакырган видеоны «Каравыл»телеграм-каналы. Вконтактедагы популяр «Настоящий Лентач» паблигы да видеоны «Татарстанда сайлау алды кампаниясе чын мәгънәсендә шәп !"- билгеләп үтте. «Тавыш бирүгә татарстанлылар бәйрәмгә килгән кебек килә. Тавыш бирүгә үзләренә хас юмор һәм милли колорит белән чакыралар. Гади эшчедән алып җитәкчегә кадәр булган кешеләр үз территорияләренә туган йортларына караган кебек караганда шулай була, – дип бәяләде видеоне журналист һәм политолог Александр Малькевич үзенең телеграмма-каналында.

"Патриотик креатив" мисаллары бар. Күңелне гражданлык җаваплылыгы белән тутыручылар...» – Maxim журналы җырлаучы очпочмаклы роликны әнә шулай шәрехләде. «Татарстан коллегаларының иҗаты белән хозурланыгыз. Минемчә, шедевраль»,- дип язды үзенең телеграм-каналындагы ролик турындагы фикерен журналист, «Эха Москвы» ның баш мөхәррире Алексей Венедиктов. “Сталингулаг" популяр блогы да роликка реакция ясады: "Сез Татарстанда сайлау алды агитациясеннән камилрәк ни күрдегез? Мин - Юк». Интернет һәм социаль челтәрләрдә җырлаучы өчпочмаклы роликны караучылар 5 миллионнан артып киткән. Кулланучылар, блоги һәм массакүләм мәгълүмат чаралары видео таратуны дәвам итәләр.

Фото: скриншот видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев