АВИТАМИНОЗДАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?
Кеше организмына кирәкле витаминнар азык-төлек аша керә. Ә кышын һәм язын, яшелчә һәм җиләк-җимешне азрак ашагач, витаминнар балансы бозыла, нәтиҗәдә организм зәгыйфьләнә, кеше үзен начар хис итә башлый.
Авитаминоз — витаминнар җитмәү белән бәйле авыру. Әлеге чир күзәтелгәндә, тән тиресе корый, ирен чите ярыла, тырнаклар йомшара, сына һәм ак таплар барлыкка килә, кеше үзен хәлсез хис итә, тиз арый, ачулы йөри, теш чистартканда, казналар каный.
Авитаминоздан котылуның иң үтемле юлы — витаминлы комплекс кабул итү. Аларның кайсын эчәсен табиб белән киңәшеп хәл итәргә кирәк. Витаминнарны иртәнге аштан соң кабул итү әйбәт һәм кирәгеннән артык кулланмау хәерле. Чөнки организмда алар күбәйсә, бу гипервитаминозга китерә.
Синтетик витаминнарны өнәмәүчеләр авитаминоздан табигый чаралар белән котыла ала. А витамины запасын тулыландырырга кишер, абрикос, балык мае булыша. Ит, майлы балык, бавыр, карабодай ярмасы, кузаклылар
В витаминына бай. Цитруслылар, кара карлыган, гөлҗимеш, кивида С витамины күп. D витамины диңгез ризыкларында, солы ярмасында, атланмайда, эремчектә шактый. Моннан тыш, кеше организмы кояш нурлары тәэсирендә D витамины эшләп чыгарырга сәләтле. Аеруча иртәнге һәм кичке кояш файдалы. Витаминнарга иң бай ризык булып чикләвек һәм йомырка санала.
Фото: https://pixabay.com | loilamtan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев