Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

АВСТРАЛИЯДӘ КУЯННАР КЫТАЙ ХАЛКЫННАН КҮБРӘК

Кичә Австралия көне (Australia Day) билгеләп үтелде. Әлеге көн яшел континетның европалылар тарафыннан яулана башлавына бәйле билгеләп үтелә. Шул хөрмәттән бүген сезгә әлеге серле материк турында кызыклы фактлар тәкъдим итәбез!

1. Австралия – Җир шарындагы иң зур утрау һәм иң кечкенә континент.

2. Австралия – кануннар иң сирәк бозыла торган илләрнең берсе.

3. Австралия хатын-кызларының күбесе 82 яшькә кадәр яши.

4. Агулы хайваннарның күбесе Австралиядә тереклек итә.

5. Барыбызга да таныш уггиларны Австралиядә уйлап табалар.

6. Австралия супермаркетында көнгерә ите сатыла, аның сарык итеннән бернинди аермасы да юк ди, имеш.

7. Австралия – бердәнбер бөтен континетны биләп торган ил.

8. Австралиялеләрнең күп өлеше инглиз телендә сөйләшә.

9. Австралиядәге куяннар Кытай халкыннан да күбрәк.

10. Австралиягә керемнең күп өлеше туризм аша керә.

11. Әлеге илдә метрополитен юк.

12. Һәр австралиялегә 6 сарык туры килә.

13. Австралиядә кулланыла торган доллар – дөньяда пластиктан эшләнгән бердәнбер акча.

14. Австралиянең көнчыгышында ал төстәге Хиллер күле урнашкан.

15. Австралия үзенең символы саналган хайванны ашый торган сирәк илләрнең берсе.

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев