Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Бөек икеле “капчыклары”

Гаҗәеп фактлар бар. Күп кенә генийлар, үзләренең талантлары белән кешелекнең белем дөньясын, мәдәниятен зур ачышлар белән баетканчы, мәктәптә өчкә көчкә генә укыганнар. Ә кайберләре хәтта икеле “капчыклары” булган…

• Әйтик, урыс галиме Дмитрий Менделеев – мәктәптә авырлык белән укыган. Барлык фәннәр арасында физика һәм математиканы гына үз иткән. Кирәгеннән артык латин теле белән белем биргән классик уку йортына периодик система таблицасын төзеячәк Менделеевның җен ачуларын китергән. Әмма университетка аяк басуга, танылган химикның табигый таланты ачылып китә. Беренче курсны авырсынып кына укый башлаган Менделеев университетны алтын медаль белән тәмамлый. Бүгенге көндә аның портреты һәр мәктәптә эленеп тора. Юк, дигәндә дә, химия кабинетына әлбәттә бар!- диясе килә.

• Британиянең натуралисты Чарлз Дарвин – эволюция теориясен уйлап табучы – мәктәптә шулай ук начар укыган. Шәкертлек дәверендә табигый фәннәр белән генә кызыксынып, кечкенәдән минераллар коллекциясе туплаган, бөҗәкләрне күзәтергә яраткан. Хәтта университетны да Дарвин көчкә “җиңеп чыккан”. Бары тик биш еллык сәяхәте һәм аннан соң, тупланган материаллары белән эшләү, күзәтү нәтиҗәләре генә аңа данлыклы фәнни хезмәтен башкарып чыгарга ярдәм итә.

• Танылган Америка электротехнигы Томас Эдисон – мәктәпкә бөтенләй дә диярлек йөрмәгән. Беренче уку елында ук ул, укытучысына дорфалык күрсәтеп, өенә кайтып киткән. Өендә аңа укытучы һөнәренә ия булган әнисе белем бирә. 10 яшендә Эдисон үз өйләренең подвалында беренче лабороториясен ача.

• Бөек физик Альберт Энштейн турында да легендалар яши. Имеш, ул төгәл фәннәрдән гел начар билгеләр генә алган. Бу бары тик легенда. Ул физиканы һәм математика фәнен шәп белгән. Ә менә башка – баш эшләтергә кирәкле фәннәрне өнәп бетермәгән. Шулай да аның начар билгеләргә укуы заманча теоретик физиканы язарга комачауламаган.

Талантларга юл

Үзем дүрт бала анасы булганга, балаларның һәр бишлесе, һәр уңышы һәр медале – минем үз бишлеләремнән дә зуррак куаныч була. Талантлы бөек шәхесләребезнең ничек укуларын белешеп, журнал укучыларыбыз өчен сораштыру үткәреп алдык.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов:

“Укырга яратмадым. Әмма әти әнине кызартмас өчен тырышырга туры килде,”- ди.

• Кәрим Тинчурин исемендәге театрның атказанган артисты Ирек Хафизов:

Болай “начар укыдым” – дип әйтә алмыйм, икеле капчыгы түгел идем анысы))).Яраткан фәннәр дә бар иде: рус әдәбиятен яраттым, изложение язарга ярата идем. Математика авырырак бирелә иде, әмма, Аллага шөкер, акча саный беләбез. Гомумән ,мәктәп еллары һәр кеше өчен кадерледер дип уйлыйм. Классташларыбыз белән 5 ел саен күрешеп торабыз.

• Композитор, Н. Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе доценты Эльмир Низамов исә: мәктәптә яхшы укыдым, алгебра һәм геометрияне аеруча ярата идем, ә менә гуманитар фәннәрне алай яратмадым, — дип искә ала.

• Галиасгар Камал исемендәге Академия театры актеры Олег әфәнде Фазылҗанов:

 

Тырышып укыгыз, тормышта барлык фәннәрнең дә кирәге чыгып куюы бар! –ди. – Мин мәктәптә яхшы, ягъни 4- 5 кә укучылар рәтендә идем. Дөресен генә әйткәндә, санау, кушу, исбатлау кебек гамәлле фәннәр белән дуслыгым булмады. Әнә шул мәктәп елларында ук сәхнә “җене кагылганга”, артистлыгым коткарып килде. Төгәл фәннәрне укыткан укытучылар 5нче класска кадәр тартып сузып килделәр дә, “булмас ахыры тартып — сузып”, — дигәннәрдерме, 4 -5 леләр рәтеннән уртачалар рәтенә төшеп утырдым. Ә калган фәннәрне, Аллага шөкер, әйбәт билгеләргә укып, 8 нче сыйныфны тәмамлагач, театр училещесына укырга кердем.”Кушу, алу”ларга өстәп, рәсем, сызым фәннәрен ник сөймәгәнмендер, әле дә аңламыйм. Өйдә рәсем ясарга кушсалар, хәзер дә башкарып чыга алмам кебек.”

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә булачак талантларга мәктәпнең кырыс рамкалары катгый тыела! Андыйлар башта ук үзләренең эчке омтылышларын тоялар. Бары тик балага нинди шөгыль кызыклырак булуын ачыкларга тырышырга кирәк.

Әмма балам мәктәпне яратмый, ул башка өлкәдә талантлы, дип ялгышырга да ярамый. Баланың мәктәпкә барасы килмәве яки белем алырга теләге булмавының сәбәбе башкада булырга да мөмкин. Әйтик, гаиләдә киеренке атмосфера, йокысызлык та баланың уйлау, фикерләү сәләтенә киртә була ала. Кайгыртучан әти – әниләр, баладагы үзгәрешләрне вакытында күреп, үз вакытында табибка мөрәҗәгать итсә, отышлырак булыр.

Балагыз дәресләрдә тиз арыймы? Бирелгән теманы аңламыйча интегәме? Димәк, аның организмына тиешле витаминнар җитенкерәми. Әйтик, йод – хәтер, игътибар өчен кирәкле витаминнардан санала. РАМН туклану Институты белгечләре фикеренчә, Россиялелләрнең 80 % ы йодка кытлык кичерә. Әгәр балагыз укуда иптәшләреннән калышы, начар ашый, белемне авыр үзләштерә икән, аны ачуланмагыз. Тиешле чарасын күрү кирәк. Димәк, бала организмын тиешле витаминнар белән тәмин итегез.

Фото: https://pixabay.com | ParentRap

http://yzoem.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев