Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Чаллының «Татэлектромаш» заводына керә торган урында озын чират хасил булган

Шул хактагы видеороликны социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

Чаллының «Татэлектромаш» заводына (анда хезмәткәрләр өчен алкотестер куйганнар) керә торган урында озын чират хасил булган. Шул хактагы видеороликны социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

Кадрлардан күренгәнчә, кешеләр заводка керү өчен үз чиратын көтеп яңгыр астында урамда басып тора. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар язуынча, әлеге чират завод хезмәткәрләрен тикшерү өчен алкотестер урнаштыру аркасында хасил булган. Иртән эшкә килгән һәр кеше, каравылчылар хезмәткәрнең аек икәнлегенә инансын өчен, приборга өрергә тиеш.

Социаль челтәрләрдә әлеге яңалыкны төрлечә кабул иткәннәр. Күпләрнең фикеренчә, бу – хезмәткәрләрне хөрмәт итмәү билгесе, шуңа күрә җитәкчелеккә бойкот игълан итәргә кирәк. Әмма әлеге идеяне хуплаучылар да табылган. Алар хезмәткәрләрнең аек булуы заводның уңышлы эшчәнлек нигезе дип саный.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Чаллының «Татэлектромаш» заводына керә торган урында хезмәткәрләр өчен алкотестер урнаштырылуы хакында хәбәр иткән иде.

 


 

Фото: скриншот видео из соцсетей

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев