Казан иң зур чәкчәк пешерү буенча Уфа рекордын узып китәргә җыена
Татарстан башкаласында Россиянең Рекордлар китабына керәчәк иң зур чәкчәкне пешерергә җыеналар. Бу турыда дәүләт сатып-алулары сайтында хәбәр ителә.
Әлеге рекордны «Казанның сату һәм социаль туклану департаменты» АҖе куймакчы була. Иң зур чәкчәк быел 17 июньдә әзерләнер дип көтелә. Бу көнне Россия Рекордлар китабы вәкиле әлеге рекордны теркәп, Казан департаментына сертификат тапшырырга тиеш. Милли ризыкның авырлыгы 1 тонна 300 килограммнан да ким булмас дип фаразлана.
Иң зур чәкчәк буенча рекордны Уфада 2016 елның февралендә куйганнар иде. Җыелган чәкчәкнең авырлыгы 1 тонна 143 килограммны тәшкил итте. Әлеге ризыкны әзерләүдә 10 көн буена 20 пешекче тырышты. Аны әзерләр өчен 750 килограмм он, 7 мең тавык йомыркасы, ярты тонна май һәм бал китте.
Фото: http://www.bashinform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев