Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Казанда яшәүчеләр балаларына Әсфәндияр һәм Магдалина исемнәрен сайлаган

19-25 августта Татарстан башкаласының ЗАГС бүлегендә 412 бала тууы теркәлгән.

Узган атнада Казанда 412 бала, шул исәптән 211 кыз һәм 201 малай тууы теркәлгән. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чорда балалар исемнәре арасында Әсфәндияр, Магдалина, Филипп, Сөмбел, Радослава, Константин, Румил һәм Зилә иң сирәк исемнәр рәтенә кергән.

Еш кына әти-әниләр сабыйларына Тимур, Асель, Ясминә, Никита, Риана, Әмир һәм Макар кебек исемнәр кушкан.

Иң яшь ата-анага 20шәр яшь. Иң өлкән анага 41 яшь булса, ата кешегә - 52 яшь.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев