Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Кыйммәткә төшүче Изге Вәли

Тиздән чәчәк кибетләре күпләп акча эшлиячәк. Чөнки нәкъ менә Гашыйклар көнендә дөньяда 50 миллионнан күбрәк роза чәчкәләре сатыла икән. Христианнарда Валентин, бездәге Вәли кесәгә катырак суга шул.

Чәчәк, кәнфит, бүләкләр… Шоколад белән бигрәк тә кызыклы очрак. 19 гасырда җавапсыз мәхәббәттән интеккәннәр өчен психиатрлар шоколад белән дәваланырга куша торган булганнар.

Шулай ук бу көнне дөнья буйлап миллиардтан артык открыткалар (валентинка) җибәрелә.

Хәтерлисездер, мәктәп елларында открыткалар бирергә тиешле дуслар исемлеге утызга җитә иде. Анысы да туганнарың, дускызларыңа… Егетләргә сирәгрәк бирелә иде. Акча җитмәгәндер инде. Хәзер инде бу открыткалар бирешү сирәгәйде. Тагын Гашыйклар көнендә кибетләрдә йомшак уенчыклар бик күпләп сатыла. Кызлар ярата торган әйбер бит, нишлисең. Сатучылар да, ике куянны бергә тотарга тырыша: бәяләрне икеләтә арттыра.
Күпләр үз парларына нәрсә бүләк итәргә дип артык баш ватмый. Алда санап үткән иң еш бүләк ителә торган чәчәк, кәнфит һ.б. бүләк сайлый. Ә менә кемнәргәдер бу авырдан туры килә, ахры. Социаль челтәрләрдәдә үз сорауларына җавап эзлиләр. Мәсәлән ВК дагы бер татар төркеме һәр ел саен “14 февральгә сөйгәнегезгә нәрсә бүләк итәсез?” кебек сораулар белән тула. Җаваплар төрле, әлбәттә. Одеколон, фото беләнмендәр, радио идарәле вертолёт, квадрокоптер, машина… Кем нәрсә тели инде. “Сөйгәнем булмагач, акча янда кала” дип шатлыгын белдерүчеләрдә бар. Ә кайберәүләр 14 февральне Ростовны немец фашистлары басып алуыннан котылу көне буларак кына кабул итә. Берничә илдә бу бәйрәм бөтенләй тыелган. Канунны бозучыларга хәтта штрафлар да каралган. Бездә генә Изге Вәли кыйммәткә төшә, ахры. Үз хисләребезне кыйбатлы зур-зур бүләкләр аша җиткербез, янәсе. Һаман гади юл белән генә яратуыбызны аңлату ысулларын белеп бетермибез. Шулай булгач, бу көнне ростовлылар азатлыгы өчен сөенеп кенә үткәрик.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев