Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Республикада гыйнвар аенда иң зур хезмәт хакы 1 млн сум булган

Иң кыйммәтле вакансияләр исемлегендә – Россиядә сатуларны үстерү буенча директор, риелтор һәм программа архитекторы.

Татарстанда эш эзләүчеләр өчен, елның беренче аенда, иң югары хезмәт хакы түләнә торган вазифа, “Метта Урал җитештерү берләшмәсе”ндә Россиядә сатуларны үстерү буенча директор. Бу урында хезмәт хакы 1 миллион сум. HeadHunter Россия рекрутинг компаниясе аналитиклары, турыдан-туры эш бирүчеләрдән 14 меңнән артык вакансияне анализлап шундый нәтиҗәгә килгән.

Ләкин, вакансиягә түләнә торган хезмәт хакы 200 меңнән башлана, шулай ук әлеге вазифаның Татарстанга турыдан-туры мөнәсәбәте юк. Расланган кандидатка эшләү өчен Уфага күченергә туры киләчәк. Күченү һәм яшәү чыгымнарын эш бирүче компания түли.

500 меңгә кадәр хезмәт хакын, күчемсез милек сату белән шөгыльләнүче “Мегалит” компаниясе вәгъдә итә. Моның артыннан, иң күп хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр рейтингында Java (Java Chief Software Architect) программасында баш архитектор вазифасы санала. Әлеге күнекмәләрне эшли белгән хезмәткәргә 480 мең сум хезмәт хакы (иң түбән бәя – 400 мең) алу өчен, шулай ук, инглиз телен белү һәм программалаштыру өлкәсендә тәҗрибәле булу кирәк. Хезмәткәр читтән торып эшли ала.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев