Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

"Шаян-ТВ" каналы турында кызыклы 10 факт

Бүген Казанда балалар өчен "Шаян-ТВ" дип аталган яңа телеканал турында сөйләделәр. "Матбугат.ру" канал турында иң кызыклы фактлар белән уртаклаша.

1. "Шаян ТВ" HD-форматта күрсәтәчәк.

 

2. "Шаян ТВ"дагы тапшыруларның шактый өлешен аутсорсинг оешмалар эшләячәк. Барлыгы 10 партнер-оешма "Шаян-ТВ"га мультфильмнар һәм башк төрле тапшырулар бирер дип фаразлана. 

 

3. "Шаян-ТВ"да 20дән артык тапшыру булачак. 

 

4  "Шаян-ТВ"  үзенең тамашачысын өч төркемгә бүлә: 3 яшьтән 7 яшькә кадәр, 7 яшьтән 11 яшькәчә, 11 яшьтән 15кә кадәр. Шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән 0дән алып 3 яшькәчә кадәр аудитория өчен дә тапшырулар әзерләнә башлаган. 

 

5. "Шаян-ТВ"ның башлап йөрүчесе Илшат Әминов 10 яшендә Татарстан телевидениесендә "Пионерстан" дигән тапшыру алып барган. 

 

6. Японнар "Шаян-ТВ"га үзләренең мультфильмнарын күрәстергә бушлай биргәннәр. 

 

7. "Шаян-ТВ"  Татарстанда "ТНВ-Планета" төймәсендә күрсәтеләчәк. Татарстаннан читтә "ТНВ-Планета" да булачак, "Шаян-ТВ" да. 

 

8. Илшат Әминов әйтүенчә, "Карусель" каналының бюджеты елына 900 миллион сум. 

 

9. "Шаян-ТВ"ның җитәкчесе Рәмилә Сәхәбетдинова булыр дип көтелә. 

 

10. "Шаян-ТВ" 1 февраль көнне эшли башлаячак. 

Фото: http://n-crimea.ru


http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев