Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Үзәк банк «Бремен музыкантлары» мультфильмына багышланган тәңкәләр чыгарды

Тәңкәләрнең Россия территориясендә законлы түләү чарасы булуын һәм номинал буенча барлык төр түләүләрне чикләүсез кабул итү мәҗбүрилеген искәртәләр.

Россия Банкы «Россия (совет) мультипликациясе» сериясендәге «Бремен музыкантлары» истәлекле тәңкәләрен куллануга чыгарды. Бу хакта Үзәк Банкның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Тәңкәләр өч вариантта эшләнгән. Аерым алганда, сериядә өч сум номиналлы көмеш тәңкә тәкъдим ителгән. Әлеге тәңкәнең тиражы өч мең данә булачак.

Шулай ук кыйммәтле булмаган металлдан 25 сум номиналлы ике тәңкә чыгарылачак. Алар гадәти һәм махсус (төсле сурәтле) вариантларда ясалган, ә аларның тиражы 450 мең һәм 50 мең данә тәшкил итәчәк.

Үзәк Банкта шулай ук әлеге тәңкәләрнең Россия территориясендә законлы акча түләү чарасы булуын һәм номинал буенча барлык төр түләүләрне чикләүсез кабул итү мәҗбүрилеге турында да искәртәләр.

Фото: bashinform.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев