Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
«Үлемсез полк» каһарманнары

Җиңү таңын Берлинда каршылаган бабам

#МойГеройМояСемья (#МинемГеройМинемГаилә)

  Минем бабам Муллахмәт Гайнулла улы Гайнуллин 1918 елда Теләче районы Олы Саурыш авылында туып үскән. Ул 1939 елда Совет Армиясе сафларына алына.  Бөек Ватан сугышы башлангач, илебез азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелә. 304 нче укчы дивизиясе составында Украина фронтында катнаша. Бабам Муллахмәт Гайнуллин   өлкән телефончы буларак,  теләсә нинди шартларда фронтны ныклы элемтә  белән тәэмин итүдә  зур батырлык үрнәкләре күрсәтә. Командование алдына куелган бурычларны үтәүдә үзен үзе аямый. Берлинга кадәр барып  җитә. Яу кырында  күрсәткән батырлыклары  өчен  “II дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, “Сугышчан батырлыгы өчен” һәм ике Батырлык өчен” медале   белән бүләкләнә. 1945 елда демобизацияләнеп, туган якларына исән-сау  әйләнеп кайта. 1946 елда әбием Язилә Мөхәммәтҗан кызы белән гаилә корып, җиде балага гомер бирәләр. Әмма бабабызга сабыйларын үзенең җылы канаты астында тәрбияләп үстерергә насыйп булмый. Немец илбасарын җиңеп,  илгә Җиңү китерүдә үзен аямый көрәшкән  герой бабам   1963 елда 45 яшендә  явызларча үтерелә. Сугышта күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашып исән-сау калган  каһарман көрәшче  тыныч тормышта  һәлак була.  Әбием җиде баланы  сыңар канат белән аякка бастыра. Алар тормышта һәрберсе үз юлларын табып, лаеклы хезмәт итәләр. Каһарман көрәшче Муллахмәт Гайнуллинның 13 оныгы, 27 оныкчыгы  бабалары  белән  горурланалар.

#МойГеройМояСемья (#МинемГеройМинемГаилә)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев