Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
«Үлемсез полк» каһарманнары

#МинемГеройМинемГаилә: районыбыз каһарманнарын барлыйбыз

Батырларны онытырга хакыбыз юк...

 Минем бабам Мәүлитҗанов Мөхәммәтгали Мәүлитҗан улы 1927 нче елның 26 нчы мартында Саба районы Югары Шытсу авылында эшче гаиләсендә тугызынчы бала булып дөньяга аваз сала.

Бөек Ватан сугышы башланганда 14 яшьлек яшүсмер, сугышка китү теләге белән, яшьтәше Абдуланны ияртеп, военкоматка килә. Ләкин анда Мөхәммәтгали бабайны һәм яшьтәшен кире борып кайтаралар. Тылда күргән михнәтле тормышны Мөхәммәтгали бабай беркемгә дә теләми: алабута җыеп, аннан икмәк пешерү, черек бәрәңгедән ашарга ризык әзерләү, ачлык, ялангачлык, шәһәргә барып икмәк ташулар, иген кырында иртәдән кичкә кадәр хезмәт итүләр, урманда агач кисүләр, окоп казулар...

Сугыштан Мөхәммәтгали бабайның абыйсы һәм әтисе исән-имин кайтсалар да, сугыш хәсрәте озак елларга сузыла. Авылда ачлык, ирләр саны аз, гадәти тормышка кайту өчен авыл халкына бик нык тырышырга туры килә.

Мөхәммәтгали бабай иптәше Мәрфуга әби белән 1952 елда кушылып, тормыш корып җибәрәләр. 1953 нче елның 26 нчы августында беренче балалары - Сабур исемле уллары туа. Икенче балалары, кызганыч, озын гомерле булмый, дөнья куя. Шуннан соң бер-бер артлы
тагын 4 бала дөньяга аваз сала.

Мөхәммәтгали бабай атлар карауда, колхоз көтүен көтүдә, колхоз фермасын күтәрүдә үзеннән зур өлеш кертә. Аңа тыл ветераны буларак бирелгән бүләкләре:
Бөек Ватан сугышының 65 еллыгына бирелгән юбилей медале;
Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына бирелгән юбилей медале.

Гәрчә Мөхәммәтгали бабай 5 класс белемле генә булса да бик тырыш, акыллы, сүзгә оста, җор телле, ир-егет, балаларының әтисе, бабай булып гомер юлын үтте. Аның рухы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Булат Мәүлетов

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев