Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 гыйнварда планета халкы исәбе 7,444 млрд кеше булачак

Киләсе елның гыйнварында һәр секундта дөньяга 4,3 бала туачак, 1,8 кеше – үләчәк.

1 гыйнварда Җир халкының исәбе 7 444 443 881 кешегә җитәчәк дип фаразлана. Бу хакта АКШ Халык санын алу бюросы белдерде, дип хәбәр итә “ТАСС”.

“Киләсе елның гыйнварында һәр секундта дөньяга 4,3 бала туачак, 1,8 кеше – үләчәк”, - диелгән хәбәрдә.

Галимнәр искәртеп узганча, планета халкы исзбе 7 млрд кешегә 2011 елда җитте һәм фаразлаулар буенча 2050 елга ул 9 млрд кеше тәшкил итәчәк.

21 ноябрьдә iz.ru порталы Кытай халкы исәбе 1.399 млрд тирәсе тәшкил итә дип язган иде. Мондый мәгълүматларны Кытай халык республикасы иҗтимагый куркынычсызлык министрлыгы китергән. Пекин якындагы 3 елда халык 20 млн кешегә артыр дип исәпли. 2020 елга биредә яшәүчеләр саны 1,42 млрд кеше дәрәҗәсендә фаразлана.

Сан буенча икенче урында Индия тора (1,35 млрд кеше), ә өченчедә - АКШ (326,6 млн). Россия бу исемлектә 10-нчы урында — 146,8 млн кеше ( 01.01.2017 гә булган мәгълүматлар).

Фото: https://hyser.com.ua

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев