Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 июльдән Россиянең бюджет өлкәсендә эшләүчеләр “Мир” картасына күчәчәк

Татарстанда илкүләм түләү системасының 887 мең “Мир” карталары чыгарылган.

1 июльдән Россиянең бюджет өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләре һәм студентлар хезмәт хакын һәм стипендияне бары тик “Мир” картасына алачак. Бу “Илкүләм түләү системасы” федераль законында язылган.

Бюджет оешмаларында эшләүчеләр “Мир” картасына түләүләр алу өчен эш урынында хезмәт хакларын бу картага күчерү турында гариза язган. Илкүләм түләү инструментын Татарстанның барлык банкоматлары һәм терминаллары ала. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе буенча Илкүләм банкы матбугат хезмәте хәбәр итте.

ТР Илкүләм банк мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 1 апреленнән республика территориясендә 6,8 млн түләү карталары чыгарылган.

“Мир” карталарының 887 меңе барлык категория гражданнары өчен яраклы. Татарстан Республикасында карталар саны 17,5 процентка арткан”, - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
https://tatar-inform.tatar

Фото: saby-rt.ru | Рамис Нуруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев