Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

10 яшьлек Алинәнең елап төшергән видеосын 3 миллионнан артык кеше карый [видео]

Түбән Камада яшәүче Алинә исемле кечкенә блогер чираттагы видеохәбәрен урнаштырып, танылу казана. Кызчыкның ихласлыгы, күз яшьләре беркемне дә битараф калдырмый. //Tatar today//

Алинә Түбән Кама шәһәрендә яшәп, шәхси блогын алып бара. Шулай, ул үзенең язылучыларын бергә җыеп, очрашу оештырырга тели. 20гә якын кеше билгеләнгән урынга килергә теләк белдерә. Кыз алдан ук бүләкләр, кәнфитләр әзерләп куя. Табышмакларга җавап биргән кешеләргә аларны тапшырырга тели.  Әмма Алинә янына паркка берәү дә килми. Кайткач кыз интернетта видеохәбәр урнаштыра: «Зинһар. мине бүтән алдаламагыз», ди ул елый-елый.

Әлеге видео бар интернет челтәре буенча тарала, нәтиҗәдә, кызчыкка танылган блогерлар, спортсменнар бергә фан-очрашулар оештырыга тәкъдим итә. Алинәнең язылучылары тагын да арта  һәм әлеге видеоны 3 миллионнан артык кеше карый.

Бүгенге көндә Алинә инде яңа видеоларны тәкъдим итә башлады. Кызның кәефе күтәренке һәм якын арада ул тагын бер кат фан-очрашу оештырырга тели.

Фото: Нефтехим Медиа

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев