Җиргә аяк баскан саен шөкер итүе дә аңлашыла - үз аягында! Әлегәчә урын өстендә яткан кеше түгел ул. Сигез яшендә бизгәк авыруы эләгеп авырганын гына хәтерли. Шуннан бирле даруга үрелгәнем юк, ди. Алай гына да түгел, Тәкәнеш участок сырхауханәсендә хәтта аның исеменә моңа кадәр медицина картасы да ачканнары булмаган! Хәрәкәттә - бәрәкәт дип яшәвенең нәтиҗәсе бу. Әле узган ел гына да ихатасында бишәр каз, үрдәк асраган.
Бүген дә абзарында дүрт тавыгы, бер әтәче бар. Әлегәчә бакчасының да утыртылмый калганы юк. Бәрәңгесе, кабагы, суганы - бар да үзенеке. Бакчада буш урын кала башласа, әрәм булып ятмасын дип, чыгып, суган булса да төртеп куя, диләр аны. Ашарга әзерләүне дә әлегәчә кешегә ышанып тапшырмый. Яраткан ризыгы - ит шулпасы, бәрәңге. Шуңа да суыткычында итнең өзелгәне юк.
Кибет камырына, баллы әйбергә исе китмәсә дә, крендельгә хәлсез икән. Суын ташып, утынын кертеп бирсәләр дә, мунчаны да әлегәчә үзе яга, үзе керә. Чабынырга ярата. Шуңа да җәен мунча себеркесе әзерләтеп калдырту ягын кайгырта. Без журналистларның күңеленә аеруча хуш килгән тагын бер ягы бар әле Өммениса әбекәйнең: ул вакытлы матбугатка языла. Газеталарның килгәнен көтеп алып, бер хәрефен дә калдырмыйча укып бара. Күзлексез! Аралашучан булса да, күп сөйләшкән кешене өнәп бетерми, үзе дә күп сөйләргә яратмый икән йөзьяшәр әбиебез. Бу кадәресен, аны ун елдан артык тәрбияләүче социаль хезмәткәр Русудан Ивановадан да күбрәк белүче юк. Кыскасы, үзе дә тынгысыз, тик торган кешене бик өнәми әбиебез. Шуңа да Казанда, Кукмарада яшәүче кызлары Асия белән Сәрия кайта башласа да, аларга да эш табарга гына тора. «Тузан күтәреп идән себергәнче, аны юып алуың яхшырак» - монысы да Өммениса әбинең көнкүреш кагыйдәсе.
Өммениса әбинең Сабан туйларына йөрми башлавына, булса да, шул ике еллап кына бардыр. Авылдашлары аның сулы көянтә-чиләк белән йөгерешкә баруларын, кашыкка йомырка салып йөгерүләрен әле дә хәтерли.
- Йөгерми башлагач та, Сабан туйларында «уңган килен» булып, җеп эрләүдә башкаларга мах бирмәде ул, - диләр аның турында авылдашлары.
Хәер, бәйрәмгә бармаса да, Сабан туе күчтәнәченнән калдырганнары юк авылның ак әбисен. Кеше арасына чыгып йөрмәсә дә, Өммениса әби теләсә кайсы көнне үзенә бәйрәм ясый белә. Андый чакларда иртән-иртүк Сабан туйларына гына кия торган ялтыравыклы күлмәкләрен киеп, иң затлы яулыкларын ябып куя. Нинди генә бүләк бирсәләр дә, башка әбиләр кебек, нафталинлы сандыкка салып куя торган гадәте дә юк. Рәхмәтләрен укып, шунда ук киеп тә куя. Үзе әйтмешли, нигә дип саклап яткырырга тиеш соң әле ул аларны? Кыскасы, бүгенге көн белән яши белә Өммениса әбекәй.
Тормышы, билгеле, җиңел булмаган. Күрмәгән түгел - сугыш михнәтләрен дә, югалту ачысын да, 1921 ел ачлыгын-ялангачлыгын да башыннан уздырган. Ире белән бергә ике бала күтәреп, Свердловск якларына да ирекле көннән чыгып китмәгәннәр. Тик, хәерчегә җил каршы дигәндәй, анда да мантырга язмый - сугыш башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк ире фронтка китә.
Аннан: «Бу сугыш тиз генә бетәргә уйламый. Авылга кайтсагыз, ач булмассыз», - дигән хат-хәбәрне алуга, Өммениса юлга кузгала. Тик юлда балалары үлеп кала. Авылда да ачлы-туклы тормыш, ир-егетләр җилкәсе генә чыдарлык авыр эш каршылый аны. Ил белән килгән авырлык дип, анысына да чыдый. Ат җигеп, чәчүгә дә йөри, кабат балалар да үстерә. Бүген инде җиде оныгы, 11 оныкчыгы бар Өммениса әбинең.
- Озак яшисең килсә, артык кайгырырга кирәкмәс: Ходай үзе бирә, үзе ала бит ул. Кешеләрнең дә бары тик яхшылыгын гына күрә белергә кирәк, - дип киңәш итә 102 яшьлек әби.
Кемгә ничек, әмма миңа нигәдер шагыйрә Розалина Шаһиеваның «Ниса»сы кебек тоелды ул.
Бу - җыр. Ниса, бер сер, Ниса
Безне мәңгелеккә тоташтырган, чылбыр Ниса...
Нет комментариев