Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

15 июньнән күп функцияле үзәкләрдә гадәти чират буенча кабул итә башлаячаклар

Офисларда кабул итү бүлмәнең мәйданына бәйле булачак, чөнки яңа кагыйдәләр буенча 4 квадрат метрда бер генә кеше булырга тиеш.

Татарстанда 15 июньнән күп функцияле үзәкләрдә гражданнарны гадәти чират буенча кабул итә башлаячаклар һәм офисларда 4 квадрат метрга бер кеше туры килү исәбеннән, халык санын контрольдә тотачаклар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова әйтте.

«Мин шәхси инициатива белән Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттем һәм 15 июньнән безнең үзәкләрне ачуны, шулай ук чикләү чараларына кадәр булган система буенча эшләүне сорадым, — диде спикер. — Сall-үзәккә шалтыратуларны санамаганда, көненә 30лап кеше мөрәҗәгать итә. Алдан язылып булмауга шикаятьләр күбрәк килүенә игътибар итә башладык. Бу безнең өчен беренче билге булды».

Күп функцияле үзәкләрне тулысынча ачуга икенче сәбәп, чираттагы урыннарны сату очраклары булган.

Күп функцияле үзәккә килгәндә шәхси саклану чаралары — битлек, перчаткалар булырга тиеш. Шулай ук гражданнарга дистанция сакларга һәм кергән вакытта кулларны антисептик белән чистартырга киңәш итәләр. Офислардагы чиратны күп функцияле үзәк хезмәткәрләре үзләре җайга салып торачак.  

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев