1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган ХІІ «Өченче яшь» пенсионерларның республика Спартакиадасы булып узды
27 май көнне Казан шәһәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган ХІІ «Өченче буын» пенсионерларның республика Спартакиадасы булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнары катнашты.
Ярышлар программасына 1000 метрга йөгерү, йөзү, электрон коралдан ату, өстәл теннисы, дартс һәм эстафета кертелгән иде. Безнең район спортчылары лаеклы рәвештә 1 урынны яуладылар һәм ярышларда җиңүчеләр булдылар. Команда составы: Бәшәров Фәннур, Мостафин Рамил, Ханнанова Тәскирә, Карамышев Михаил, Юзмеева Әлфия, Гасыймов Равил, Сергеева Зоя, Латипова Фәния, Габдрахманов Альфред, Галимуллина Хәния, Кәримов Рәшит. Чын күңелдән җиңү белән котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер һәм спортта уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев