Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2011 елдан мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы өч тапкырга арткан

Россия Мәдәният министрлыгы 2017 елда федераль учреждениеләрдә уртача айлык хезмәт хакы 59,56 мең сум булды, дип белдерә.

Федераль мәдәният учреждениеләрендә 2011дән 2017 елга кадәр эш хакы өч тапкыр, төбәкләрдә - 2,4, муниципалитетларда 2,6 тапкыр арткан. Бу хакта статистиканы ТАСС соравы буенча Россия Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә Мәдәният хезмәткәрләре көне алдыннан китергәннәр.

Ведомство 2017 елда федераль учреждениеләрдә уртача айлык хезмәт хакы 59,56 мең сум булды, дип белдерә. Төбәкләрдә ул 37,82 мең, муниципаль учреждениеләрдә 25,33 мең сум булган.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, бу өлкәдә ярты миллионлап кеше эшли. 2013 елдан башлап, 670 мең кешегә кыскарган.

Шул ук вакытта Мәдәният министрлыгы өлкәсендә эшләү өчен бәйге елдан-ел үсә бара, дип җиткерәләр министрлык матбугат хезмәтендә. Берничә ел эчендә бер урынга күрсәткеч 2,8 дән 3,2 кешегә җиткән.

Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне һәр елны 25 мартта билгеләп үтелә. Ул Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә 2007 елның 27 августында билгеләнгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев