2018 елның беренче сабан туен АКШның Флорида штатында яшәүче татарлар оештырачак
Флорида татарлары сабан туена чакыру тарата башладылар.
2018 елның беренче сабан туен АКШның Флорида штатында яшәүче татарлар оештырачак. Алар милли бәйрәмгә видеочакыруны социаль челтәрләрдә тарата башладылар.
Видеомөрәҗәгатьне хәзерге вакытта АКШта гомер итүче эшмәкәр, баянчы, тумышы белән Башкортстаннан булган Илмир Әхмәтҗанов яздырган. Видеороликтан аңлашылганча, сабан туе 31 март көнне Майами шәһәрендә узачак. "Бу җир шарының иң беренче сабан туе", - ди Әхмәтҗанов.
Фото: архив/Регина Хабибуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев