Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 елның төрки дөнья мәдәни башкаласы – Кастамонуда мәдәни чаралар Нәүрүз белән ачылачак

Быел Төркиянең Кастамону шәһәре төрки дөнья башкаласы булды: мәдәни ел программасын ачу тантанасына төрки илләрдән 200дән артык артист киләчәк.

ТӨРЕКСОЙ генераль сәркатибе Дүсән Касеинов хәбәр иткәнчә, 2018 елның төрки дөнья мәдәни башкаласы булып игълан ителгән Кастамону шәһәрендә халыкара мәдәни программа “Нәүрүз” бәйрәме белән 21 мартта ачылачак. Кастамону – Төркиянең төньягында, Кара диңгез буенда урнашкан борынгы шәһәр. Бу көнне бирегә төрки телле дәүләтләрдән 200дән артык артист җыелыр дип көтелә.
 
“Без төрки милләтләрнең мәдәни хәзинәсе булган “Нәүрүз” бәйрәмен танытабыз. Ел саен төрки дөньяда, Европа һәм Балкан илләрендә “Нәүрүз”гә багышланган мәдәни программалар тәкъдим итә башладык. Бу юлы да Кастамонуда төрки дөнья мәдәни башкаласы елын ачкач, артистларның бер өлеше – Төркия шәһәрләренә, ә икенче өлеше Балкан илләренә чыгып китәчәк”, – дип сөйләде Дүсән Касеинов "Татар-информ"га.
 
 
ТӨРЕКСОЙ җитәкчесе белдергәнчә, төрки дөнья башкаласы исемен дөньяда инде җиденче шәһәр йөртә. Әйтик, узган ел Казахстанның Төркестан шәһәре мәдәни башкала булган иде. “Төркестан үткән ел мәдәни башкала статусын югары дәрәҗәдә күтәрде. Җирле мәдәни чараларны исәпләмәгәндә, кырыклап халыкара мәдәни чара оештырылды”, – дип искә алды Дүсән Касеинов.
 
Ел саен ТӨРЕКСОЙ елны төрки дөньяның бөек шәхесләренә дә багышлый. 2018 елда казах шагыйре Магжан Жумабаевның – 125, азәрбайҗан композиторы Кара Караевның – 100, кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тула.
 
 
Дүсән Касеинов искә алганча, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулганда да төрки дөньяда 2011 ел Тукай елы дип игълан ителгән иде. Анкарада шагыйрьгә һәйкәл ачылды. Шул елны Истанбулда Тукай паркына нигез салынып, икенче елны анда да шагыйрьгә һәйкәл куелды. 
 
“Быел олы юбилейлары билгеләп үтеләчәк өч шәхеснең истәлегенә багышланган чараларны Кастамонуда да билгеләп үтәчәкбез. Магжан Жумабаевның шигырьләрен төрки телләргә тәрҗемә итеп бастырачакбыз. Бу да безнең күркәм традиция. Үткән ел азәрбайҗан шагыйре Молла Пәнаһ Вагифнең тууына 300 ел тулган иде. Аның иҗади мирасын быел да яктыртачакбыз. Аның әсәрләре 12 телгә тәрҗемә ителде», – дип искәртте Дүсән Касеинов.
 
Моннан тыш, 2018 елда төрки телле дәүләт һәм төбәкләрне берләштергән ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасына 25 ел тула. Генераль сәркатип ел дәвамында узачак чаралар барысы шушы вакыйгага да багышланачагын ассызыклады.  
 
 
Киләчәктә төрки дөньяның мәдәни башкалалары ассоциациясен төзү планнары бар. ТӨРЕКСОЙ генераль сәркатибе хәбәр иткәнчә, аның штабы Кастамонуда булачак. Бу берлек төрки шәһәрләр арасында хезмәттәшлекне ныгытуга этәргеч бирәчәк. “Бүген төрки ил һәм төбәкләрнең җиде каласы шушы статусны йөртә. Алар барысы да мәдәни мирас белән идарә итүдә зур тәҗрибәгә ия. Аларның тарихи һәйкәлләре ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә кертелгән. Кастамону шәһәренә дә дөньяга танылу, ЮНЕСКО исемлегенә керү – алдагы адым булырга тиеш. ТӨРЕКСОЙ бу уңайдан һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер”, – диде Дүсән Касеинов.

Фото: В.Новрузоглу, Л.Гаделшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев