Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2021 елгы Бердәм дәүләт имтиханнары биремнәрендә җитди үзгәрешләр булмаячак

Мәгариф министры Сергей Кравцов журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

2021 елгы Бердәм дәүләт имтиханнары биремнәрендә җитди үзгәрешләр юк. Мәгариф министры Сергей Кравцов журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү буенча зур программа алып бара. Анда шул исәптән быелгы Бердәм дәүләт имтиханнарында булачак биремнәрнең үрнәкләре дә бар», - диде Сергей Кравцов.

Аның сүзләренчә, 2021 елгы биремнәрнең барлык демоверсияләре дә 2020 елның сентябрендә үк Федераль педагогик үлчәнешләр институты сайтында дөнья күргән иде.

Шунысын да искәртик: элегрәк билгеле булганча, Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда тапшыру гамәлдән чыгарылачак. Бердәм дәүләт имтиханнарын 31 майдан 2 июльгә кадәр югары уку йортларына керергә җыенучылар гына тапшырачак. Өстәмә чор – 12-17 июль. Вузга кермәүчеләр 24-28 май көннәрендә рус теле һәм математика буенча Дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшыра. Бу – мәктәптә үткәрелә торган контроль эш формасы.

2021 елда математика буенча база дәрәҗәсендәге Бердәм дәүләт имтиханы үткәрелмәячәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев