Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

22 АВГУСТ – ДӘҮЛӘТ ФЛАГЫ КӨНЕ

Өч төсле әләм барлык муниципалитетларда җилдерди, ә бәйрәмнәрдә барлык учреждениеләр биналарында күтәрелә. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт.


Герб, Флаг һәм Гимн дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булып тора, аның рухи куәтен чагылдыра. Аларга булган ихтирамнан гражданнарның патриотик һәм гражданлык үзаңы, Ватанга карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре башлана. Россия Федерациясенең һәм аның субъектларының рәсми символикасы вәкиллекле-хокукый һәм тәрбияви максатларга гына хезмәт итеп калмыйча, илебездәге халыкларның бәяләп бетергесез тарихи-мәдәни мирасын да тәшкил итә.

 Горур тибрәлгән ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятса иде!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев