28 августтан башлап Сабалылар сайлауларда тавыш бирү өчен уңайлы участок сайлый һәм участок сайлау комиссиясенә гариза бирә ала
28 августта участок сайлау комиссияләре Дәүләт Советына депутатлар сайлауда прописка урыны буенча түгел, ә үзләре өчен уңайлы булган сайлау участогында тавыш бирергә теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлады.
Бу мөмкинлек сайлау көнендә командировкага, дачага китүчеләр яки рәсми теркәлгән урында яшәмәүчеләр өчен уңайлы. Республикада беренче тапкыр төбәк сайлауларында “Мобиль сайлаучы” механизмы эшли, ул татарстанлыларга үзләренә уңайлы участок сайларга мөмкинлек бирә. Моның өчен пропискадан төшү зарурлыгы юк. Сайлау участокларында гаризалар 4 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Сайлаучылар исемлегенә кертү өчен гаризалар Саба районында барлык 40 сайлау участогында кабул ителә, алар республикада 8 сентябрь тавыш бирү көнендә эшләячәк. Татарстанлылар һәр участокка сайлаучының 8 сентябрьдә кайда тавыш бирергә теләве күрсәтелгән гариза бирә ала.
Авыл районнарында сайлау участокларында гаризалар эш көннәрендә 15.00 тән 19.00 гә кадәр, ял һбм бәйрәм көннәрендә 8дән 13 сәгатькә кадәр кабул ителә. Сайлаучылар исемлегенә кертелүгә гариза 4 сентябрьгә кадәр (бу көнне дә кертеп) паспорт булганда гына кабул ителә. Сайлаучыларга гариза бланкын турыдан-туры сайлау участогында бирәчәкләр. Татарстан Республикасының төрле районнарында участок сайлау комиссияләренең эш режимы аерылып торырга мөмкин. Сайлап алынган участокта гаризаны кайсы вакытта бирергә мөмкин булуын безнең районда 2-40-66 телефоны аша белергә була.
Участок сайлау комиссияләреннән тыш, «Мобиль сайлаучы» механизмы кысаларында прописка урыны буенча булмаган сайлаучылар исемлегенә кертүгә гаризаны территориаль сайлау комиссияләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә, шулай ук расланган хисап язмасы булган очракта Дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин. Шулай ук 5 сентябрьдән алып 7 сентябрьгә кадәр һәм 14:00 сәгатькә кадәр уңайлы участокта тавыш бирү өчен махсус гариза рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Моны теркәү (прописка) урыны буенча участок сайлау комиссиясендә генә эшләргә була.
Икенче участокта тавыш бирү өчен гариза биргән сайлаучыларга участок сайлау комиссиясенә махсус саклау маркасы белән гариза бирәчәкләр – аның белән сайлап алынган сайлау участогына 8 сентябрьдә килергә һәм тавыш бирергә мөмкин. 8 августта VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачак. Республикада 2,9 миллионнан, безнең районда 24400дән артык кеше тавыш бирү хокукына ия.
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев