Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2%лы бушлай кредит һәм займ: ТР бизнесын 10,5 млрд. сумга якладылар

4,4 мең Татарстан эшмәкәре ярдәм алды.

Татарстанның 4,4 меңнән артык эшкуары, хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләү өчен, 2% лы процентсыз займ һәм кредитлардан файдаланган. Алар 10,5 млрд сум акча алган. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында ТР Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев сөйләде.

Хезмәт хакын түләүгә процентсыз заемны республиканың 16 банкында алырга мөмкин. Мондый кредит бер елга исәпләнгән. Өстәвенә, беренче алты айда эшмәкәрләргә процентлар түләргә кирәк түгел, ә ярты елдан бизнес өчен ставка ел саен 4% тәшкил итәчәк.

Тагын бер программа - еллык 2% белән кредитлар бирү. Ул шулай ук хезмәт хакын түләүгә юнәлдереләчәк. Аның аермасы шунда ки, бизнес мәшгульлекне саклаганда, аның кредит буенча төп суммасын, һәм шулай ук процентларын да түләмәү мөмкинлеге булачак.

«Бүгенге көндә 4,4 меңнән артык эшкуар 10,5 млрд. сумлык әлеге ярдәм чараларыннан файдаланган инде. Шактый зур сумма - кече һәм урта бизнеска кредит бирүнең гомуми портфеленнән 7,5%, ул 140 млрд. сум тәшкил итә", - дип билгеләп үтте Темиргалиев.

Фото: архив / Егор Никитин

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев