Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

33 җырчы һәм 41 көрәшче берьюлы «Пирамида» сәхнәсендә (ВИДЕО)

20 нче гыйнварда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак “Манзара” спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасына рекодлы санда катнашучылар киләчәк. Музыкаль премиягә дәгъва кылучы 33 номинант белән бергә “Манзара” спорт премиясе өчен республиканың 41 Сабантуй батыры бил алышачак

Сәгать 10.00 да «Манзара» премиясенең спорт этабы башланып китәчәк. Татарстанның иң көчле батырлары “Манзара” спорт премиясенең җиңүчесе исеме өчен бил алышачак. Шулай ук көндезге бүлектә “Манзара” премиясенең номинантлары чыгышлары һәм бүләкләү тантанасы башлана. 

17.00 сәгатьтә премиянең номинантлары катнашындагы зур Гала-концерт һәм көндезге бәйге буенча көрәшнең Суперфинал ярышлары узачак. 2017 нче елгы җиңүчеләрне нәкъ менә кичке шоу вакытында белә алырбыз.

“Манзара” музыкаль премиясе номинатлары арасында Фәрид Низамиев, Чулпан Йосыпова, Нурзадә, Алинә Сафиуллина, Руслан Кираметдинов, Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар, Марат Шәйбәков һәм башка бик күп сәләтле артистлар бар.
 
“Пирамида” сәхнәсендә концертлар уздыру гадәти хәл, әмма дәрәҗәле залда көрәш бәйгесе үткәрелгәне әле юк иде. Бу – көрәш һәм татар эстрадасы тарихында беренче шундый чара.
 
“Манзара” премиясенә билетлар барлык билет операторларында сатуда.
 

http://gongtv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев