Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

5 июнь — Бөтендөнья әйлә­нә-тирә мохитне саклау көне

5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнен билгеләп үтәләр. Аңа 1972 елда БМОның Генераль ассамблеясе тарафыннан нигез салына һәм шул чордан бирле ул бөтен дөнья белән ел саен искә алына.

Әлеге чараны үткәрүгә БМО генераль секретарена 1971 елның 11 маенда килеп кергән мөрәҗәгать хаты сәбәпче була. Аңа дөньяның 23 иленнән 2200 фән һәм мәдәният эшлеклесе кул куя. Белгечләр кешелекне әйләнә-тирә мохитнең пычрануы сәбәпле котылгысыз куркыныч янавы турында кисәтә. "Йә без пычраклыкны бетерик, йә ул безне юк итәчәк", – мөрәҗәгатьтә мәсьәлә әнә шундый кабыргада куелган була.

1972 елда Стокгольмда әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Бөтендөнья киңәшмә булып уза, анда илнең, шул исәптән Советлар Союзының да 113 дәүләтеннән вәкаләтле вәкил катнаша. Чарада катнашучылар 5 июньдә ел саен Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне буларак уздыру карарына килә.

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы өчен әйләнә-тирәлек проблемаларына дөньяви җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүдә, һәм шулай ук сәяси кызыксыну уятып, тиешле эш-гамәлләр башкарттыруда төп әһәмиятле ысулларның берсе булып тора.

5 июньдә илебез экологлары да үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Тиешле Указ 2007 елның 21 июнендә Владимир Путин тарафыннан имзаланган.

Россиядә әлеге бәйрәмнең килеп чыгуы табигатьне саклау буенча  дәүләтнең төрле дәрәҗәдәге һөнәри эшчәнлекләрнең һәм табигатьне һәм әйләнә-тирәлекне саклаучыларның барысының да никадәр әһәмиятле булуын раслый.
Әйләнә-тирә мохиткә кагылышлы мәсьәләләр сәясәттә дә, икътисадта һәм иҗтимагый тормышта да өстенлекне юнәлешләрнең, шул ук вакытта илкүләм иминлекне саклауда да төп бурычларның берсе булып тора. Россия Федерациясендәге гражданнарның иминлекле әйләнә-тирә мохиткә булган хокукы Россия Федерациясе Конституциясендә беркетелгән.

Экспертларның бәяләре буенча, әйләнә-тирә мохитне саклау тармагында хәзерге вакытта 20 мең тирәсе кеше мәшгуль, алар Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте органнарында һәм федераль дәүләт учреждениеләрендә эшлиләр. Төрле тармактагы халык хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм табигатьне саклау юнәлешендәге өлкәдә кимендә 200 мең белгеч-эколог хезмәт куя. Табигатьне саклауга юнәлдерелгән фәнни һәм фәнни-мәгариф учреждениеләрендә 60 меңнән алып 100 меңгә кадәр белгеч эшли, ә урта һөнәри һәм югары уку йортларында укучы һәм аспирантларның саны 40-45 мең кешегә җитә! Россиядә 1000 артык иҗтимагый экологик оешма исәпләнә, алар миллионнарча гражданнарны берләштерә.


РИА Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев