Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 март көнне Илдар Хәкимов "WhatsApp"сыз калган

Танылган җырчы Илдар Хәкимовның быелгы 8 марты мәшәкатьле уза. Хатыны Гүзәлгә, кызларына, якыннарына бүләкләр тапшырудан тыш техник проблемалар чишеп йөргән ул. 8 март уңаеннан Илдар WhatsApp-та аерым төркем ача. Анда үзенең таныш-белеш кызларын өсти. Барлыгы 90 кеше! "Кызлар котлау открыткасын күргәч, кайсысы төркемнән чыгып китте, кайсысы рәхмәт әйтте", - диде...

Танылган җырчы Илдар Хәкимовның быелгы 8 марты мәшәкатьле уза. Хатыны Гүзәлгә, кызларына, якыннарына бүләкләр тапшырудан тыш техник проблемалар чишеп йөргән ул.

8 март уңаеннан Илдар WhatsApp-та аерым төркем ача. Анда үзенең таныш-белеш кызларын өсти. Барлыгы 90 кеше!

"Кызлар котлау открыткасын күргәч, кайсысы төркемнән чыгып китте, кайсысы рәхмәт әйтте", - диде җырчы "Матбугат.ру" хәбәрчесенә.

Тик WhatsApp кына ошатмый бу хәлне. Тиздән Илдарның телефонында мондый язу пәйда була:

Хәкимов техподдержкага яза. Әмма алар, әлбәттә, мәсьәләне минутында ук хәл итми.

8 март дигән көн тәмам булды дигәндә генә Илдарның WhatsApp кушымтасы эшли башлый. Электронкага исә гафу сүзләре килеп төшә:

Шулай итеп җырчы иң кирәкле көнне - Халыкара хатын-кызлар көнендә "Ватсап"сыз калган.

Матбугат.ру
№ --- | 08.03.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев