Россиядә мәктәпне тәмамлаганнан соң урта һәм югары уку йортларына керүчеләр нисбәте үзгәрә бара. Махсус сораштыруларның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 48 процент сораштырылучы ата-ананың гына баласы вузга укырга керәчәк. Ә 2010 елда мондыйларның саны 80 процентка җиткән булган.
Сораштырылучыларның яртысыннан азрагының балалары мәктәптән соң институт, университетка укырга керәчәк. Ә урта һөнәри уку йортында 23 процент респондентларның балалары белем алырга ниятли. 21 проценты әлегә кайсы юл чатын сайлыйсын хәл итеп бетерә алмый. Бары тик бер процент ата-ананың баласы гына укудан соң шунда ук эшкә урнашачак.
Керемнәре артык зур булмаган кешеләрнең балалары еш кына көллият яки училищега укырга керә (35 процент). Ә хезмәт хаклары 45 мең сумнан артып киткәннәрнең балалары, киресенчә, институт-университетларны штурмлый.
2010 елдан башлап, балалары вузга керүчеләр саны бик нык кимегән: 80 проценттан 48гә төшкән. Ә балалары техникум яки училищены сайлаучыларның саны, киресенчә, 8 проценттан 23кә кадәр үскән.
Иң популяр өч профессия - шәфкать туташы эше, программалаштыру һәм юриспруденция - үзенең тотрыклылыгын югалтмый. Сораштырылучы ата-аналарның 11 проценты балаларының мәгълүмати технологияләр, медицина юнәлешен сайлавын белдерә. Һәр унынчы ата-ананың йөрәк парәсе инженерлык белгечлеген алырга тели. Шулай ук педагогик университетлар, хокук белеме профессияләре дә популяр. Повар, дизайн өлкәләре дә шактый җәлеп итә чыгарылыш сыйныф укучыларын. Төзелеш, архитектура, икътисад тармаклары алардан беразга калыша.
Нет комментариев