Аэропортка исем сайлыйбыз
30 ноябрьгә кадәр «Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында тавыш бирүнең финал этабы уза.
Ул Россиянең эре аэропортларына Бөек ватандашларыбызның исемнәрен бирүгә багышланган. «Казан» аэропортына бөек шагыйрь Габдулла Тукай яки “Бигеш” аэропортына Николай Лемаев исемен бирү өчен Сезнең дә тавыш биреп проектка ярдәм итүегезне сорыйбыз. Онлайн тавыш бирү өчен https://великиеимена.рф сайтына кереп Вконтакте / Одноклассники социаль челтәрендәге аккаунт яки кәрәзле телефон номеры ярдәмендә теркәлү узарга; Казан яки Яр Чаллы/Түбән Кама шәһәрләрен сайларга кирәк. Мисалга, “Казан” аэропорты өчен 70 меңгә якын кеше тавыш биргән һәм аларның 44 меңе “Габдулла Тукай” исемен сайлаган.
Фото: архив/Рамиль Гали/Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев