"Аерылмагыз әле, балалар..."
Классташымның улы хатыныннан аерылган икән дигән сүзне ишеткәч, исләрем-акылларым китте! Өч ел элек кенә өйләнгән ул баланың туена минем кызым да барган иде. "Әни, шулкадәр пар килгәннәр алар!" - дип, сокланып сөйләгән иде. Туйны кафеда, бик зурлап үткәрделәр. Менә сиңа, кирәк булса... Классташым өчен, аның улы өчен йөрәгем-җаным белән борчылдым....
Классташымның улы хатыныннан аерылган икән дигән сүзне ишеткәч, исләрем-акылларым китте! Өч ел элек кенә өйләнгән ул баланың туена минем кызым да барган иде. "Әни, шулкадәр пар килгәннәр алар!" - дип, сокланып сөйләгән иде. Туйны кафеда, бик зурлап үткәрделәр. Менә сиңа, кирәк булса... Классташым өчен, аның улы өчен йөрәгем-җаным белән борчылдым. Гаиләнең таркалуы яшь парга да, аларның якыннарына да олы хәсрәт бит ул. Әллә балалары булмаганга аерылдылар микән?
Мин белгән дүртенче гаиләнең таркалуы... Нәрсә җитми яшьләргә? Меңнәр арасыннан бер-берсен табып алгач, очрашып, дуслашып, аннан яратышып йөргәч, өйләнешергә ниятләгәч, никахлар, туйлар үткәргәч, нишләп рәхәтләнеп бергә яшәмәскә?
Без булачак ирем белән Яңа елны каршылаганда таныштык. Бер ел гына сөйләшеп йөреп, өйләнешеп тә куйдык. Туйны өйдә үткәрдек. Ул чакта хәзерге кебек тамадалар, фотографлар яллап, туйларны кафе-рестораннарда уздыру төшкә дә кергән нәрсә түгел иде әле. Шулай да бик күңелле булды, туй өч көнгә сузылды. Туган-тумача, таныш-белеш, күрше-күләннең берсен дә читтә калдырмыйча, бергә бәйрәм иттек. Башта Казанда кечкенә генә "коммуналка" бүлмәсендә яшәдек. Бер коридорда сигез гаилә, кухня, бәдрәф уртак, җылы су юк... Ике балабызны да шул бүлмәдә яшәгәндә табып, бакча яшенә җиткәнче үстердек. Аннан "тузган торак" программасына эләгеп, фатир алдык.
Безнең өйдә дә савыт-саба шалтырамый тормады, билгеле. Иремнең эчеп кайткач, күрше ирләрен дә эчәргә кыстап йөри торган гадәте бар иде. Үзе күпме генә эчсә дә, иртән эшкә чыгып китә, ә күршедәге ике ир махмырдан интегеп, эшкә бара алмый кала иде. Шуның аркасында хатыннары мине ачулана, ә мин иремне тирги идем. Шуннан кала зурдан кубып ызгышырлык бүтән сәбәп булмады. Эш-мәшәкать күп иде, шуңа вак-төяккә игътибар да ителмәгәндер инде. Ә аерылу турындагы уйларны башка да китермәдек. Хәзер генә яшьләр никахка җиңел карыйлар, гаилә таркату - ирең (хатының), якыннарың алдында биргән вәгъдәңне үтәмәү, Ходай каршында сүзеңдә тормау дип саныйм мин. Шундый вәгъдәсез булмагыз, аерылмагыз әле, балалар!..
Венера.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев