Чувашия Республикасының Порецк районы Напольное авылында 17 августта крестьян-фермер хуҗалыгында бер дуңгыз үлә. Лабораториядә тикшергәннән соң аның Африка чумасы белән авырганлыгы ачыклана. Әлеге урыннан 100 чакрымлы радиуста (икенче куркыныч янаучы зона) Татарстан Республикасының Чүпрәле, Кайбыч районнары да бар. Ел башыннан Россия Федерациясендә әлеге мәкерле авыруның 21 субъектта 168 очрагы теркәлгән.
Дуңгызларда Африка чумасы - йорт һәм кабан дуңгызларында була торган бик йогышлы авыру. Аның вирусы гаять чыдам, туфракта, тирестә яки туңдырылган иттә 100 һәм аннан да күбрәк көн, тозланган һәм ысланган дуңгыз итендә 300 көн саклана ала. Туңдырылган иттә вирус 15 ел яшәргә сәләтле. Тактада, кирпечтә һ.б. материалларда 180 көнгә кадәр саклана. Авыру дуңгызлар сидек, тизәк, борыннан, күздән аккан бүленмәләр белән вирус тараталар. Сәламәт мал шуларга кагылганда яки зарарланган азык ашаганда, су эчкәндә һәм башка юллар белән авыру йоктыра. Йоктырудан соң беренче билгеләре беленә башлау чоры 3-15 тәүлек булырга мөмкин. Авыру йоктырган дуңгызлар бар да үлә.
Дәвалау ысуллары юк. Әлеге авыруның килеп чыгуын булдырмас өчен дуңгызларны асрау кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Азыкны имин булган урыннардан гына алу, азык калдыкларын 3 сәгать дәвамында пешерү шарт. Асрау урыннарына чит кешеләрне кертмәскә, дуңгызларны көтүгә чыгармаска, башка хайваннар белән аралашуына юл куймаска кирәк. Ветеринария белешмәләре булмаганда, дуңгызлар сатып алмаска, сатып алган очракта ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә. Шулай ук авыру билгеләре сизелгәндә тиз арада хәбәр бирергә кирәк.
Руслан Фәйзрахманов, "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы.
Нет комментариев