Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әгерҗедә чыккан гарасат агачларны аударган, түбәләрне куптарган, җирле халыкны утсыз калдырган

Әгерҗе районында давыл аркасында 8538 кеше яшәгән 366 йорт утсыз калган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алар арасында 15 – биш катлы, 18 – өч катлы, 12 – ике катлы, 316 шәхси йорт, шулай ук 3 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы бар.

Урында шәһәр һәм район электр челтәрләренең 7 бригадасы эшли.

«Әгерҗе муниципаль районы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Зыян күргән йорт түбәләре санын билгеләү буенча эш бара», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Давыл нәтиҗәләрен бетерү өчен 45 кеше һәм 14 берәмлек техника (шулар арасында 8 кеше һәм 3 берәмлек техника – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан) җәлеп ителгән.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Әгерҗедә көчле җил агачларны аударуы, түбәләрне куптарып ташлавы һәм электр үткәргечләрен өзүе хакында хәбәр иткән иде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/agere-raionynda-davyl-arkasynda-366-iort-utsyz-kalgan-5873585

Фотолар "Агрызские вести" телеграм каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев