Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АГРАР БЕЛГЕЧЛӘР УКЫДЫ

Районыбызның 8 авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре “АПКда цифрлы трансформация» дигән  квалификация күтәрү курсы буенча беренче агымда Казанда укуларда  катнаштылар. 

 Тыңлаучылар цифрлы трансформацияләү нигезләре белән таныштылар, хуҗалыкны автоматлаштыру алымнарын өйрәнделәр. “Беренче  агымга республиканың алдынгы Саба, Кукмара һәм Әтнә районнары хуҗалыкларыннан тыңлаучылар  чакырылган иде. Һәр хуҗалык үзен  цифрлы транс­формацияләү системасында  ничек   күрергә, тели, шуның  буенча биремнәр эшләде һәм яклады. Курсларда  булучыларга  соңрак сертификатлар тапшырылачак”, – диде авыл  хуҗалыгы  һәм  азык-төлек  идарәсенең  җитештерү-маркетинг бүлеге  консультанты  Илшат Нурмиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев