Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АГЫЙДЕЛДӘ АККОШЛАР ТУҢА

Социаль челтәр кулланучылары аларны коткаруны оештырырга тели.

Башкорстанның Салават шәһәрендәге Желанный микрорайоны артында Агыйделдә аккошлар гаиләсе туңа, дип яза Башинформ

Социаль челтәр кулланучылары кошларга ярдәм итүне сорап, мөрәҗәгать урнаштырганнар.

"Кошларны тотып, аларны җылы урынга күчерү мөмкинлеге чыкканчы, аларны ашатыгыз. Аккошларга ак ипи, угыч аша чыгарылган кәбестә, кишер бирергә ярый. Суыкларда кошлар сусаудан интегә, шуңа да аларга җылы су китерергә мөмкинлек табыгыз", - дип яза алар.

Аккошларга ризыкны Агыйдел буенда калдырырга киңәш ителә.

Фото: ВКонтакте, "Салават навсегда" төркеме

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев