Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Акча артыннан куып, үләр хәлем юк әле”

Коммуналь хезмәтләргә түләргә барган идем. Әле иртә булуга карамастан халык мыж килеп, умарта кортларыдай гөжләп тора. Барысы да тормыш авырлыгыннан, һәрнәрсәгә бәяләр артудан, счет-фактурада ай саен диярлек яңа графа өстәлеп, бәяләрнең туктаусыз үсеп торуыннан зарлана, бер-берсенә эчләрен бушаталар

Әйтерсең лә, шәһәрнең барлык фәкыйрь-хәерчесе монда җыйналган. Чынлап та, зарланмаган бер кеше юк. Бай дигәннәре, чиновник дигәннәре, аларның хатыннары кайда түлиләр дә, монда – халык арасында булсалар ни-нәрсә уйлыйлар икән дип, эчемнән генә уйлап, халыкны күзәтеп чират көтеп утырам.

Кинәт почмакта, зур гөл янындагы урында бик моңаеп, тирән уйларга чумып утыручы кечкенә генә гәүдәле ханымга күзем төште. Бәрәч, бу кайчандыр минем белән бер цехта эшләгән ут чаткысы, оператор Сәлимә (исемен үзгәрттем) түгелме соң? Күрешмәгәнгә ун елдан артык инде үзе, шулай да гомергә шук, тапкыр, ачык йөзле хатын да шулхәтле картаеп китәр икән! Картаю табигый хәл инде анысы, ә һәрвакыт балкып торган шат чыраен нинди кайгы болытлары чолгап алган соң бу ханымның? Яшьли тол калып ике кыз үстерүен, берсен инде ул вакытта ук кияүгә бирүен, матур тормыш итә башлауларын сөенә-сөенә сөйләгән чакларын хәтерлим. Икенчесе әле урта мәктәптә яхшы билгеләргә генә укып йөри дип әйтә иде. Сәлимәнең болай коелып төшүе, хәсрәткә бирешүе бер дә юкка, тикмәгә түгел инде. Исәнләшим, хәлләрен белешим әле дип, эчке кызыксынуымны җиңә алмыйча, иске танышым янына атладым. Үзе дә мине бер күрүдә танып алды. Авыз чите белән генә елмайгандай итте. Көязләнеп, чәчәкләп сөйләшә белмәгәнлектән, турыдан-туры: “Сәлимә, ни булды? Нинди хәсрәткә тарыдың, бик уйланып утырасың?» – дип сүз башладым.

– Рәхмәт инде танып килеп хәл белешүең өчен, – диде элекке хезмәттәшем һәм тирән итеп сулыш алып, соңгы вакыттагы тормышын сөйләп бирде. – Икенче кияүдән уңмадым. Булдыксыз, ялкау хөрәсән эләкте кызыма. Очрашып йөргәндә үк ошатмаган идем үзен. Кызымны һич кенә аңа бирәсем килмәде. Араларын бозып, әллә ничә мәртәбә куып җибәрәсем, безнең якка эзен суытасым килгән иде. Кызны аңарга каршы котыртып та карадым. Бу адәм белән бәхетле булмыйсың дидем. Юк, колагына да элмәде. Ә бу хөрәсәне, әле кыз белән кушылганчы ук, минем өчен нишләргә белми: “Әнкәй, әнкәем”, – дип өзелеп торды. Әйтерсең, мин аны тиргәмим, ә назлы сүзләр әйтеп, башыннан иркәләп торам.
 
Мәхәббәтләре көчле булды күрәмсең, минем котыртуларымны, араларын бозарга тырышуымны игътибарга да алмадылар. Кызым шуңардан авырга узгач нишлим инде, никах укытып, язылышырга рөхсәт бирми чарам калмады. Кияүнең әти-әнисе шул йолаларны башкарганда күзгә күренеп алдылар да, тындылар. Килмиләр дә, улларының ничек яшәгәнен белмиләр. Беренче уллары өйләнгән, ике балалары да бар, алты җан иясе ике бүлмәле фатирда яшәп яталар икән. Ә бу хөрәсәннән күптән туйганнар, мәктәптә укыганда ук шайкага кереп, урам бандасында йөреп үскән улларыннан гарык булганнар икән.
 
Ә мин менә шуны, кызым ялынып сорагач, фатирга керттем. Кертми нишлисең?.. Яшьтән үк эчеп, наркотиклар кулланып, тәртипсез тормыш алып барган кешедән сау-сәламәт бала туамы? Кызымның беренче баласы гарип, инвалид булып туды. Гомергә терелерлек тә түгел, үлеп тә китми. Тырышып-тырмашып югары белем алдырган кызым шул имгәк белән менә инде ничә еллар өйдә утыра. Шуларны күрмәс өчен, авыру килеш, картлык көнемдә эшләп йөрим, бүлмәмә кунарга гына кайтам. Кияү дигәнем, дөрес, хәзер эчми, наркотик кулланганы да сизелми, тәмәкесен генә өзлексез тарта. Бәхетсезлегенә үзе дә кайгыра торгандыр, бәлки. Бик ябыкты. Кайчагында кызганам да бичараны. Тартма шул агуны, аңа китәсе акчаңа сөт алып эчсәң, тәнеңә файдасы тияр иде дим.
 
“Юк, әнкәй, даруым шул бит инде минем”, – ди.
 
Иң яманы шул – беркем белән киңәшми-нитми бик зур кредитка чит ил машинасы алды. Менә хәзер шуны түләп ята, гаиләсенә кара ипилек кенә акча кала. Читкә китеп эшләп йөри ул. Шулхәтле зур бурычы булмаса, акчасы тормыш алып барырга җитәр дә иде. Айга унбиш көн эшләп кайта да, унбиш көн бот күтәреп газета укып, телевизор карап ята.
 
– Ял иткәндә кайда булса да эш тап, гаиләңә бераз җиңеллек килер дип, ачуланам үзен.
– Акча артыннан куып, үләр хәлем юк әле, – ди.
– Һаман тиргәп, ачуланып торма инде, бурычыбыз кайчан да булса бер бетәр дә, бәхетле яши башларбыз әле, – дип, кызым ирен яклый. Тот капчыгыңны, тырышмасаң килер ди сиңа бәхет!
 
Сәлимә менә шуларны сөйләгәч, ни әйтергә белмәдем. Бер караганда баш бәрелеп күз чыкмаган. Берсен-берсе яратучы пар, инвалид булса да, ташландык хәлгә калдырылмаган бала, яман гадәтләрен ташлаган, әле эшләп йөрүче кияү – кайгырырлык нәрсә дә юк кебек. Кемнәрдәдер моның ише генә хәлләрме соң? Эшләмәүче, эчеп, сугышып ятучылар әзме хәзер?! Кредит, имеш, тапкан кайгырыр нәрсә Сәлимә дә. Ни хәл итәсең, “өстәгеләр” бар халыкны сазга батыру җаен уйлап тапкач.
 
– Сездә генәмени ул хәсрәт, Сәлимә, бөтен иле белән бурычлы бит хәзер халык, – дидем элекке хезмәттәшемә. – Үз улымның да хәле нәкъ шундый. Әле шуңа өстәп аерган хатынының баласына алимент та түли. Чыдыйбыз, балалар ялгышына шартлап булмый. Сабыр бул, үз-үзеңне бетермә!
Фото: http://bryansknovosti.ru

http://www.tatyash.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев