АКШ илчесе Казан турында фикерләре белән уртаклашты
Америка дипломаты Россия һәм АКШ халкы арасындагы турыдан-туры элемтәләрнең күптәннән урнашуын билгеләп үтте.
АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман Казанга ясаган визитының беренче көнен «искиткеч» дип атады. Дипломатның әлеге сүзләре Америка илчелегенең Twitter социаль челтәрендәге рәсми микроблогында урнаштырылган.
Хантсман әйтүенчә, Россия һәм АКШ халкы арасында күптәннән урнашкан турыдан-туры элемтәләр һаман да ныклы булып кала.
Илчелекнең Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә тагын бер пост пәйда булды.
Дипломат Татарстан башкаласы белән танышуы анда зур тәэсир калдыруы һәм фотограф Саша Громның яңа технологияләр ярдәмендә Казан шәһәренең матурлыгын бөтен дөньяга күрсәтә алуы хакында искәртә.
«Илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрдә киеренкелек күзәтелгән чорда мондый диалог аеруча мөһим», - дип сүзен йомгаклады Джон Хантсман.
Фото: twitter.com/USEmbRu
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев