Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АКШ Хөкүмәте яңадан үз эшен туктатып тора

Хөкүмәтнең акчасы булмау сәбәпле, дәүләт хезмәткәрләренә түләүсез ялга китәргә туры киләчәк.

Америка министрлыклары, федераль ведомстволары һәм хезмәтләре, Конгресс финанслауны озайту турында закон проекты кабул итмәгәнлектән, бер ел эчендә икенче тапкыр эшен туктатып торырга мөмкин. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Хөкүмәтнең акчасы булмау сәбәпле, дәүләт хезмәткәрләренә түләүсез ялга китәргә туры киләчәк. Халыкка исә хезмәтләр чикләнгән күләмдә күрсәтеләчәк яки бөтенләй күрсәтелмәячәк.

Шунысы да билгеле: республикачылар һәм демократлар ике еллык бюджет кабул итү турында килешкән. Әмма сенатор Рэнд Пол әлеге закон проектына каршы чыккан. Аны бюджет планының берьюлы ике елга (2018 һәм 2019) исәпләп төзелүе канәгатьләндермәгән. Аның фикеренчә, чыгымнарның үсүе федераль казна дефициты артуга китерәчәк. Сенатор коллегаларыннан аңа төзәтмәләр кертүне таләп итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев