Акыл сатам. Кем ала?
Илдә яшәүчеләрнең баш мие эшчәнлеген яхшыртучы даруларга киткән чыгымнары арткан. Моннан ике ел элеккегә караганда, быелның беренче чирегендә мондый төр даруларга дүрттән бергә күбрәк акча тотканнар. Арада үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнүчеләр байтак, ди белгечләр.
Акыл кемгә дә комачау итми анысы. Ноотроп препаратлар, ягъни баш мие эшчәнлеген яхшытучы дарулар белән дә шул ук хәл күзәтелә. Кайсыбыз гына эшкә сәләтне арттырырга, стрессларны җиңелрәк кичерергә теләми соң? Халык арасында мондый төр даруларга ихтыяҗ артканнан-арта, дигәннәр. “Известия” басмасы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның беренче чирегендә илдә яшәүчеләр ноотроп препаратларга 5 миллиард сумнан артык акча тоткан. Исемлек башында глицин, кортексин, тенотен кебек “төймә”ләр икән. Бер кап даруның уртача бәясе 365 сум тәшкил итә.
Табиблар исә чаң суга. Белгечләр әйтүенчә, баш мие эшчәнлегенә бәйле авырулар “яшәрә”. “Хәтер начарлануга бәйле проблемалар элеккеге кебек 50 яшьтән соң түгел, ә 25–30 яшьтә үк башлана”, – ди алар. Мисал эзләп ерак йөрисе дә юк. Элек Паркинсон яки Альцгеймер авырулары нигездә 60 яшьтән өлкәнрәкләрдә күзәтелсә, хәзер ул 45–50 яшьлекләр арасында да күп. Хәер, баш мие эшчәнлеген яхшыртучы даруларны алдан кабып куючылар да җитәрлек. Шунысы да бар: акыл өстибез дип, ярык тагарак янында утырып калмагаек. Белгечләр әйтүенчә, даруханә юлын таптауга киткән чыгымнарның артуы әлеге төр даруларның бәясе кыйммәтләнүгә дә бәйле. “Баш мие эшчәнлеген яхшыртучы даруларны яшьләр күбрәк сатып ала башлаган. Ә аларның акча түләргә хәлләреннән килә. Даруханәләр шуннан файдалана да инде”, – дигән белгечләр.
Фото: https://pixabay.com | stevepb
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев