Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алар 40, кайсын сайларга?

Унберенчеләрнең Бердәм дәүләт имтиханнары да артта калды. Аларның күбесе урта белемне укуны дәвам итү максаты белән алган. Ә моның өчен мөмкинлекләр күп хәзер. Быел, мәсәлән, абитуриентларны республикада 44 югары уку йорты һәм аларның филиалы кабул итә. Югары уку йортларында кабул итү комиссияләре 20 июньдә эшли башлады һәм ул 17 августка кадәр дәвам итәчәк.

Вузларда бюджет урыннары да арткан, ягъни 2021-2022 уку елында 20 меңнән артык студент бюджет хисабына укый алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Әйтик, химия һәм биологиядән 39ар, рус теленнән 40 минималь балл җыя алганнар КФУдагы фундаменталь медицина институтының дәвалау эше белгечлеге буенча укырга 125 бюджет урынына исәп тота ала. Мәгълүмати технологияләр институтында программист белгечлеге алырга теләүчеләргә 100 бюдҗет урыны булдырылган. Гуманитар юнәлештә психология, гаммәви мәгълүмат чаралары, мәгълүмати-китапханә эше, социология, туризм һәм юриспруденция белгечлекләре алу өчен дә бюджет урыннары арткан.

Казан федераль университетында укучылар аена 600 сум түләп уңайлы тулай торакта яши ала. Дәвалау эше, педиатрия юнәлешендә максатчан кабул итү дә өстенлекле калачак. Егетләр-кызлар 5 югары уку йортына документлар тапшыра, институтның үзендә 10 юнәлешне сайлый ала. Былтыр абитуриент 3 юнәлешкә генә гариза бирә алган. Аерым фәннәрдән 100 балл җыя алган укучылар булган мәктәпләргә чакыруны вузлар үзләре үк җибәрә. Шундый хатны аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернаты директоры Валентина Кәримуллина да алган. Бу мәктәпне тәмамлаган 13 укучының спорт, медицина, юрист, икътисад, физика юнәлешләрен сайлап, барысы да югары уку йортына керергә җыена икән. Гомумән, студентларга “ау” башланды. Араларында иң яхшылары студент булсын дип телик.

Мәгариф идарәсеннән әйтүләренчә, быел күп егет-кыз педагогик профиль белгечлеге алырга К(П)ФУга, медицина университетына укырга керергә, спорт юнәлеше буенча югары белем алырга җыена. КГЭУ (энергетика), КГАСУ ( төзелеш), КХТИ (технология) вузларын сайлаучылар да бар.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев