Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алар эштә дә, өйдә дә бергә

Районыбыз оешма-предприятиеләрендә парлап, ягъни ирле-хатынлы эшләүче гаиләләр күп. Болай эшләүнең нинди уңай яисә тискәре яклары бар? Бергә хезмәт куючы парлар бу хакта ничек уйлый? Шулар хакында кызыксындык.

Миләүшә һәм Рөстәм

Якуповлар

 –Без икебез дә  "Сетевая ком­пания" акционерлык  җәм­гыятендә   эшлибез. Би­редә Рөстәм – 29 ел, мин  13 ел хезмәт куям. Җәмгыятебезнең төр­ле филиалларында булсак та,  бер үк би­­нада кулга-кул то­ты­нып  эшлибез.  Мак­сатыбыз да бер: ха­лыкны өзлексез сыйфат­лы электр энергиясе белән тәэмин итү. Бергә эш­­ләүнең плюслары да, минус  яклары да бар. Элек иремнең соңга калып эшләвенә, көне-тө­не телефонда элемтәдә булуына аптырый идем. Хә­зер эшебезнең ни дәрәҗәдә авыр, мөһим булуын әйбәт аңлыйм. Шуңа да  “Нишләп соң кайттың, ник иртә киттең, нигә төн уртасында чыгып китәсең?” дигән сораулар юкка чыкты. Безне бер коллектив, бер  төрле фикер, бер үк  максатлар берләштерә.  Миңа бөтенләй  таныш булмаган, үзем өчен ят булган өлкәгә килгәч,  ирем зур  ярдәм итте. Һөнәри имтиханнарга әзерләнергә, энергетиканың неч­кәлекләренә төшенергә  дә зур терәк булды. Тискәре ягы да юк түгел, эштән өйгә кайткач сөйләшергә төп,  уртак темабыз: эш, эш һәм тагын бер тапкыр эш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев